Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

СИНОПТИКЛАР ФАРАЗЫ: Гыйнар салкыннары кайчанга кадәр дәам итәчәк? Февраль һәм мартта нинди һава торышы көтелә?

«Татар-информ» агентлыгы салкыннар кайчан башланасын, христиан бәйрәмнәренә (Крещение) көчле суык буламы-юкмы икәнен, якындагы араларда табигать нинди сюрпризлар китерәсен белеште. Чын салкын кыш Татарстанга Иске Яңа елга ук килеп җитәчәк. Бу атна ахырына төнлә -20 градустан да салкынрак булачак, аерым районнарда исә температура -29 градуска кадәр төшәчәк. "Бу елның беренче декадасында...

«Татар-информ» агентлыгы салкыннар кайчан башланасын, христиан бәйрәмнәренә (Крещение) көчле суык буламы-юкмы икәнен, якындагы араларда табигать нинди сюрпризлар китерәсен белеште.
Чын салкын кыш Татарстанга Иске Яңа елга ук килеп җитәчәк. Бу атна ахырына төнлә -20 градустан да салкынрак булачак, аерым районнарда исә температура -29 градуска кадәр төшәчәк.
"Бу елның беренче декадасында уртача температура 5-7 градус салкын булыр, дип көтелә. Бу нормадан 6-7 градуска югарырак. Соңгы елларда мондый җылы һава торышы бик еш күзәтелә. Былтыр гыйнварның беренче декадасында температура чама белән шундый ук иде. Алай да, узган елда температура тирбәнешләре зуррак булды. Аерым алганда, 2017 елның 8-10 гыйнварында температура урыны белән -20...-25 градуска кадәр төште. Кайсыбер районнарда -35 градуска кадәр салкын булды", - дип сөйләде "Татар-информ" агентлыгына Татарстан Гидрометеорология үзәгенең метеофаразлар бүлеге җитәкчесе Ирина Трущина.
Бүген республикада сизелерлек суытты. Төнлә һәм иртән һава температурасы -12... -17 градус булып, көн дәвамында -16...-21 градуска кадәр төшәчәк. Урыны белән бераз кар көтелә. Юлларда көчле бозлавык булачак.
13 гыйнварда вакыт-вакыт ачылып китә торган болытлы һава торышы көтелә, явым-төшем булмас. Җил салмак кына төньяк-көнбатыштан исәчәк. Төнлә һәм иртән температура -19...-24, аерым районнарда -29 градуска кадәр салкын булыр дип көтелә. Көндез иң югары температура -17... -22 градуска кадәр төшәчәк. Юлларда бозлавык.
"14 гыйнварда Татарстанда салкын һава торышы көтелә. Температура төшү көчле антициклон йогынтысы белән бәйле. Ул Россиянең Европа ягындагы территориясенә Скандинавия ярымутравыннан киләчәк", - дип сөйләде Ирина Трущина.
Татарстанга өч көнгә килүче салкыннар Иске Яңа елга туры килә. Әлеге бәйрәм көннәрендә республикада былтыргыга караганда салкынрак булыр, дип көтелә. Татарстан Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 2017 елның 13 гыйнварында республикада көндез -4...-9 градус салкын булган, ә 13 нче гыйнвардан 14енә каршы төндә -6...-13 градуска кадәр төшкән.
Аномаль Яңа ел
Белгечләр 2017 елның декабрендә һәм 2018 елның гыйнвар башында республикада шактый җылы һава торышы урнашуны аномалия дип исәпли. Яңа елда бер генә салкын көн булды. Ул Раштуага туры килгән иде. КФУ метеостанциясе мәгълүматлары буенча, 6 гыйнвар төнендә температура -11...-12 градуска кадәр төшкән.
"2017 елның декабрендә температура нормадан ике тапкыр югарырак булды. Бу айда уртача температура -8,4 градус булырга тиеш, ә ул -4,2 градус тирәсендә иде. Ай бик җылы һәм карлы булды", - дип сөйләде КФУның Экология һәм табигатьне файдалану институтының метеорология, климатология һәм экология кафедрасы җитәкчесе Юрий Переведенцев.
Эксперт декабрь аномалиясен көнбатыш циклоннар белән бәйли. Алар Төньяк Атлантикадан көчле кар-бураннар алып килгән. Соңгы айда явым-төшемнәр 80 мм тирәсе булган, ә бу нормадан якынча ике тапкырга артыграк.
Өч көнлек салкын
Россия Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, салкын көннәр Татарстанда өч тәүлек дәвам итәчәк. Дүшәмбе, 15 гыйнварда, республикага кабат җылы һава торышы килә.
"Ике төн - 13, 14 гыйнвар - аеруча салкын булачак. Иң түбән көндезге температура бу атнаның шимбәсендә көтелә. Шимбә төнендә -18 градус булыр дип фаразлана. Бу атнадагы салкынайту Арктикадан салкын һава килү белән аңлатыла. Ләкин әлеге процесс кыска вакытлы булыр", - дип сөйләде Юрий Переведенцев.
Дүшәмбе көнне үк салкыннар йомшара. 15 гыйнварда -11...-12 градус булуы көтелә.
Яз җылы булырмы?
КФУ эксперты билгеләп узганча, гыйнварда температура нормадан читкә тайпылмаячак. Күпьеллык күзәтүләрнең нәтиҗәсе буенча, бу айда температура нормасы -12...-13 градус, явым-төшем нормасы - 33 мм.
Февральдә уртача температура һәм явым-төшем күләме нормага якын булыр, дип фаразлана. Кышның соңгы аенда температураның нормасы -10...-11 градус, явым-төшем 30 мм тирәсе тәшкил итә. Шулай да, якынча фаразлар буенча, мартта температура нормадан югарырак булачак. Язның беренче аенда уртача температураның күпьеллык нормасы -5 градус тәшкил итә. Көчле явым-төшем көтелми, 27 мм тирәсендә фаразлана.
Юрий Переведенцев кисәткәнчә, быел кыш Татарстанда яшәүчеләр әле берничә тапкыр көчле температура тирбәнешләрен кичерәчәк. Эш шунда, бөтен дөнья буйлап глобаль җылыну процессы күзәтелә. Ә бу төрле катаклизмнар китереп чыгара. Христиан бәйрәменә көчле салкынга килгәндә, ул булмаска да мөмкин.
"Бөтен дөньяда зур вакыйгалар күзәтелә: Америка өши, Альп тауларын кар каплады, Германияне су баса. Күзәтүләр тарихында беренче тапкыр 2017 ел Россиядә иң җылы ел булды. Татарстаннан салкыннар китәчәк, һава торышы җылыначак. Бу елда христиан бәйрәменә көчле салкын булмаска охшап тора. Уртача салкынайту гына булырга мөмкин" - дип өстәде әңгәмәдәшебез.
КФУ эксперты фикеренчә, киләсе салкыннар уртача булачак. Аеруча, Казанда 1978 елның 31 декабрендә булган -44 градус салкынны искә төшерсәк. Агымдагы кышта республикада андый салкыннар көтелми. Шуңа күрә, халыкка борчылырга урын юк.
чыганак: http://intertat.tatar/society/sinoptiklar-farazy-gyynvar-salkynnary-kaychanga-kad-r-d-vam-it-ch-k-fevral-m-martta-nindi-ava-torysh/
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев