Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Синоптиклар Татарстанда буран һәм көчле җил фаразлый

7-11 октябрьдә Татарстан территориясендә һава шартлары начарлануы фаразлана. Явым-төшем, көчле җил һәм буран булуы көтелә. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразларына караганда, бу чорда республикада явым-төшем, шулай ук буран булуы көтелә, күз күреме 1000 метр һәм аннан да кимрәк булачак. Моннан тыш, якындагы көннәрдә төньяк-көнчыгыштан һәм төньяк-көнбатыштан 15-20...

7-11 октябрьдә Татарстан территориясендә һава шартлары начарлануы фаразлана. Явым-төшем, көчле җил һәм буран булуы көтелә.
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразларына караганда, бу чорда республикада явым-төшем, шулай ук буран булуы көтелә, күз күреме 1000 метр һәм аннан да кимрәк булачак.
Моннан тыш, якындагы көннәрдә төньяк-көнчыгыштан һәм төньяк-көнбатыштан 15-20 м/с тизлектә җил (8-9 октябрьдә - 22 м/с) булуы көтелә.
Вакытлыча кар ятарга, аерым участокларда бозлавык булырга мөмкин.
7 октябрьдә төнлә температура 1 градуска кадәр төшәчәк, көндез - 1-6 градус җылы. Алдагы көннәрдә температура 2 градус җылыдан 3 градуска кадәр салкын булуы көтелә.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев