Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Синоптиклар яңгырлы җәйдән соң коры көз вәгъдә итә

Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, Мәскәүдә атна башында - 25 градус, сишәмбе - 27, чәршәмбе 29 градуска кадәр җылы булачак. Россиянең урта полосасында якын арада явым-төшем кимиячәк. Синоптиклар яңгырлы җәйдән соң коры көз вәгъдә итә, дип яза "Российская газета". Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, Россиянең үзәк полосасында дүшәмбедән температура әкренләп күтәрелә башлый....

Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, Мәскәүдә атна башында - 25 градус, сишәмбе - 27, чәршәмбе 29 градуска кадәр җылы булачак.
Россиянең урта полосасында якын арада явым-төшем кимиячәк. Синоптиклар яңгырлы җәйдән соң коры көз вәгъдә итә, дип яза "Российская газета".
Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, Россиянең үзәк полосасында дүшәмбедән температура әкренләп күтәрелә башлый. Атна башында Мәскәүдә - 25 градус, сишәмбе - 27, чәршәмбе 29 градуска кадәр җылы булачак. Июльнең соңгы атнасын синоптиклар җәйнең иң җылы атнасы дип саный. Бу хакта Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе лабораториясе мөдире Людмила Паршина хәбәр иткән.
Һава торышы Идел буеның төньягында катлаулана. Биредә исә яшенле яңгыр, боз, тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк җил көтелә. Температура нигездә 22-27 градус тирәсе булачак, дип фаразлый синоптиклар.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/07/24/144943/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев