Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

СИШӘМБЕ БРИФИНГЫ: Актаныш районында яшәү дәрәҗәсен күтәрүдәге, демографик хәлне яхшыртудагы эшчәнлек

Илдәге демографик хәлнең торышын республика җитәкчелеге һәрдаим күзәтүдә тота. Һәм аны уңай якка хәл итүнең төрле юлларын да эзли.

Безнең районда да моның буенча шактый эш алып барыла. Сишәмбе саен район Советы бинасында узучы брифинг та бу атнада “Актаныш районында яшәү дәрәҗәсен күтәрүдәге, демографик хәлне яхшыртудагы эшчәнлек” дигән тема астында узды. Анда социаль яклау бүлеге, пенсия фонды, ЗАГС, соөиаль иминият фонды, белгечләре, район үзәк хастаханәсе табиблары катнашты. Сөйләшүне район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева алып барды. 

Хатын-кыз – булачак анна

Демографик хәлне яхшырту буенча күп кенә милли проектлар да кабул ителде. Шуның нигезендә сәламәтлек саклау өлкәсендә дә эш алып барыла. Чөнки демографик хәл дигәндә иң элек ана булучы хатын-кызлар күз алдына килеп баса. Бары тик сәламәт хатын-кыздан шгына сәламәт балалар туа. Моның буенча район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Рөстәм Могътазиров та басым ясап үтте. 

-Без кызларның сәламәтлеген яшьтән үк кайгыртырга тиеш. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы күрсәтмәсе нигезендә без балигъ булмаган кызларга балалар бакчасыннан ук башлап медицина күзәтүе уздырабыз. Алар тар белгечләр тарафыннан тикшерелә. 18 яшьләре тулгач, аларны зурлар ягына күчерәбез. Хатын-кыз үз вакытында бала табарга, табигый функциясен үтәргә тиеш. Ә авырга узган хатын-кызларны үз вакытында исәпкә кую буенча җирлекләрдәге фельдшерлар тиешенчә эшлрәгә тиеш. 12 атна эчендә хатын-кызлар консультациясенә исәпкә басалар һәм акушер-гинекологлар күзәтүе астында булалар. Алар барлык табиблар тарафыннан яхшылап тикшереләләр, анализлар бирәләр. Безнең өчен сәламәт анадан сәламәт бала тууы мөһим. Шуның өчен ана карынындагы баланың да сәламәтлеге тикшерлә. Моның өчен 12-14 атна арасында Түбән Кама шәһренә скрининг тикшеренү үтәргә җибәрәбез. Балага нәсел чирләре күчмәсен, гарип бала тумасын өчен ныклы тикшерү уздырыла. Әгәр яралгыда тайпылышлар булуы ачыкланса, медицина күзәтүе нәтиҗәләре белән йөклелекне өзәргә тәкъдим ителә. Шулай ук 22-24, 32 атна вакытта да тикшерү уздырыла. 

Йөклелеге авыр барган, риск төркеменә кергән авырлы хатын-кызларны Чаллыдагы перинаталь үзәкләргә җибәрәбез. 

Туган балаларны педиатрлар карый. Элек педиатрлар җитми иде. Хәзер хастаханәдә 6-7 педиатр эшли. Акушер-гинекологлар да җитә. Алар бүген 4 әү. Безнең авырлы хатын-кызлар бала тапканнан соң, махсус сертификатлар бирелә. Шулар нигезендә хастаханәгә акча күчә. Шул акчалар барәбәренә хатын-кызлар консультациясенә, бала тудыру бүлекләренә яңа җиһазлар алына. Бу да эшнең сыйфатын күтәрергә ярдәм итә. 

Авырлы, йөклелеген өзәргә җыенган хатын-кызлар белән эшчәнлек хакында акушер-гинеколог Фаил Мөхәммәтов аңлатып үтте.

-Авырлы хатын-кызларны исәпкә куйганда аларның сәламәтлекләренә карыйбыз. Шуннан чыгып аларга район дәрәҗәсендә, перинаталь үзәкләр дәрәҗәсендә, республика хастаханәләре дәрәҗәсендә ярдәм күрсәтелә. Алар белән аерым сөйләшүләр алып барыла. Өч айга бер тапкыр авырлы хатын-кызлар мәктәбе уздырыла. Шул рәвешле аларны әкренләп сабыйларын якты дөньяга тудыруга әзерлибез. 

Абортларга килгәндә, соңгы вакытта аларның саны кимүе сөендерә. Әгәр дә ниндидер сәбәпләр аркасында хатын-кыз йөклелеген өзәргә җыена икән, аның белән сөйләшәбез. “Гомер бүләк ит” дигән программа буенча эшлибез. Аборт ясатырга җыенган хатын-кызга бер атна уйлар өчен вакыт бирәбез. Без аны Тынлык атнасы дип атыйбыз. 

Һәр сабый көтеп алына

Районның ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәмәдиева алты елдан артык эшләп килүче “Гаилә мәктәбе” дәресләре хакында таныштырды. Психологлар, дин әһелләре, табиблар катнашында узучы әлеге дәресләрдә укучыларга гаилә кыйммәтләре хакында яхшылап төшендерелә. Балалар бер-береңә хөрмәт, юл кую дигән төшенчәләрне яшьтән аңлап үссәләр, гаилә коргач та ул сакланачак. Шулай ук гаилә законлы төстә теркәлгәндә генә анда туган балалар да тулы хокуклы гаилә әгъзалары булачагы да бу дәресләрдә аңлатыла. ЗАГС бүлеге тарафыннан түгәрәк саннарга туры килеп туган балаларны, озак еллар бергә яшәгән парларны рәсми төстә котлау да матур гадәткә әйләнде. 

Аналарга- пособиеләр

Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Альбина Габдуллина бу хакта түбәндәгеләрне бәян итте. 

-2018 елның 1 гыйнвареннан авыл җирендә өч елдан да ким яшәмәгән, 25 яшькә кадәр беренче баласын тапкан хатын-кызларга бер тапкыр 50 мең сум күләмендә, ә 29 яшькә кадәр өченче баласын табучыларга 100 мең сум күләмендә акча бирелә. 2018 елда 50 мең сумны 49 әни, 100 мең сумны 17 әни алды. 2019 елда исә 50 мең сум 54 әнигә, 100 мең сум 5 әнигә бирелде. Әлеге пособиеләрне алу өчен бала туганнан соң 6 ай эчендә республика матди ярдәм бүлегенең 5 нче филиалына килергә кирәк. 

Ә яшь ярымга тикле бала тәрбияләгән аналарга бирелүче пособиеләр хакында республика матди ярдәм бүлегенең 5 нче санлы бүлек мөдире Ләйсән Сәйфуллина аңлатып үтте.

-2018 елның 1 гыйнвареннан Рәсәйдә беренче баланы тудыруга (тәрбиягә алуга) бәйле айлык түләүләр кертелде. 2018 елның 1 гыйнвареннан соң бала тапкан (уллыкка алган) хатын-кызлар әгәр Рәсәй Федерациясе гражданины булып, шунда яшәсәләр һәм гаиләнең җан башына уртача кереме хезмәткә сәләтле халыкның яшәү минимумыннан 1,5 тапкырга, ягъни 14034 сумнан артмаса, бу түләүгә дәгъвә итә алалар. 2019 елда бу сумма 8896 сум. Моның өчен документлар белән безгә килергә кирәк. Сораулар булса, 3-16-01, 3-22-97 номеры буенча шалтыратып белешә алалар. Ә 2020 елның 1 гыйнвареннан гаиләнең җан башына уртача кереме 20170 сумнан артмаган очракта, айлык түләү 9373 сум булачак. Моңа кадәр айлык түләү балага яшь ярымга тикле бирелә иде. 2020 елның 1 гыйнвареннан ул балага өч яшь тулганчы бирелә башлаячак. 


Иминият фонды бүлекчәсенең баш белгече Гөлнара Хөсәенова декрет ялына чыккан аналарга түләнүче пособиеләр, район пенсия фонды җитәкчесе Булат Басыйров ана капиталы хакында, район башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлеге җитәкчесе урынбасары Сирина Шәехова яшь гаиләләргә кагылышлы программалар хакында таныштырып үттеләр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев