Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Сәламәт тәндә – сәламәт акыл

Кадет интернат-мәктәбе призына 22 декабрь көнне татарча көрәш буенча ярышлар узды. Бәйгегә районыбыз мәктәпләреннән генә түгел, күрше Илеш районыннан да яшь көрәшчеләр җыелган иде. Барысы 15 мәктәптән 110 көрәшче бил алышты келәмдә. Иң-иңнәр дип үз авырлык үлчәүләрендә түбәндәгеләр табылды: Айзат Нургалиев (Пучы), Илдар Нургалиев (Актанышның 1нче мәктәбе), Салават Гыйлемов (Пучы),...

Кадет интернат-мәктәбе призына 22 декабрь көнне татарча көрәш буенча ярышлар узды. Бәйгегә районыбыз мәктәпләреннән генә түгел, күрше Илеш районыннан да яшь көрәшчеләр җыелган иде. Барысы 15 мәктәптән 110 көрәшче бил алышты келәмдә.
Иң-иңнәр дип үз авырлык үлчәүләрендә түбәндәгеләр табылды: Айзат Нургалиев (Пучы), Илдар Нургалиев (Актанышның 1нче мәктәбе), Салават Гыйлемов (Пучы), Рифат Умәров (кадет мәктәбе), Заһит Шәйхәйдәров (Татар Суыксуы), Михаил Курмашев, Камил Фәхриев, Рафил Галиев (кадет мәктәбе), Раббани Нургалиев (Актанышның 1нче мәктәбе), Денис Муллахмәтов (Актанышның 2нче мәктәбе), Айдар Шәмсиев (Иске Кормаш), Ренат Камалов (технология техникумы).
Волейбол буенча авыл җирлекләре ирләр җыелма командалары арасында ноябрьдә башланган район чемпионаты 26 декабрь көнне финал уеннары белән тәмамланды. Иң элек ярышлар Богады, Югары Яхшый, Уразай һәм Пучы зоналарында узды, бер генә җирлектән дә катнашмый калучылар булмаган. Һәр зонадан икешәр команда ярымфиналга үтеп, финалда 4 команда очрашты. "Актаныш" спорт комплексында көн дәвамында барган уеннарда беренчелекне Богады җирлеге командасы яулады. II урында - Пучы, III урында - Татaр Суыксуы, IV урынга Киров җирлеге командасы чыкты.
Волейбол буенча район федерациясе җитәкчесе Ильяс Мирзаянов җиңүләре белән котлап, һәр командага кубоклар, истәлекле бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев