Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Сөлек кызы+Куян егете = парлы гомер юлы

30 октябрьдә Актаныш авылындагы фатирында 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршы алды Миңненәкыя Сәхәбетдин кызы Низамова. Туган көне алдыннан, ягъни 29 октябрь көнне, хәлен дә белештек, район Советының аппарат җитәкчесе Айдар Хәевнең Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм район башлыгы Фаил Камаевның күчтәнәч-бүләген тапшыруын - истәлекле мизгелләрне фотоархивыбыз өчен дә...

30 октябрьдә Актаныш авылындагы фатирында 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршы алды Миңненәкыя Сәхәбетдин кызы Низамова.
Туган көне алдыннан, ягъни 29 октябрь көнне, хәлен дә белештек, район Советының аппарат җитәкчесе Айдар Хәевнең Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм район башлыгы Фаил Камаевның күчтәнәч-бүләген тапшыруын - истәлекле мизгелләрне фотоархивыбыз өчен дә сурәткә төшереп алдык. Миңненәкыя апа көр күңел белән каршы алды безне, рәхмәтләрен дә җиткерде, бик матур гомер юлы үттем, диде. Олы кешенең сабырлыгы,
тыйнаклыгы, киң күңеле соклану һәм хөрмәт уятты.
Сугыш еллары да яшьлек хисләрен төссезләндерә алмый. 1943 елны Сарман районы Сөлек авылының 17 яшьлек кызын Актанышның Куян авылы егете Әбүдәр урлап алып кайта. Җиденчене тәмамлаганнан соң, Мөслим районына килеп ферма мөдирлегенә укыган кызны күреп, ошатып калган була Әбүдәр.
"Шуннан бирле, 72 ел Актанышта инде мин", - ди Миңненәкыя апа. Килен төшкән йортта гаилә ишле була. Каенана, ире сугышта ятып калган, кара кәгазь алган килендәше баласы белән, Әбүдәрнең апасы ике бала белән. Эшсөяр кызны каенанасы бик ярата, Миңненәкыя аны да, Сөлектән әнисен дә алып килеп карап, тәрбияләп соңгы юлга озата. Яши-яши Әбүдәр белән аерым йортка башка чыгалар. Икесе дә колхозда эшлиләр. Хезмәт юлында сөт тә җыя, бозау да карый, хат ташучы да була, Актаныш икмәк комбинатында 10 ел эшләп лаеклы ялга чыга Миңненәкыя апа.
Рәфига Нәбиуллина, олы кызы, Чаллыда яши:
- Әти-әнинең кайгыртучанлыгын тоеп, бер-беребезгә ярдәмләшеп җиде бала үстек. Мин 9 ел көтеп алынган беренче бала. Әти мине күкрәгендә генә кочып үстергән. Өй салкын булып, өшемәсен дигәндер инде. Бер-берсен хөрмәт итеп, кадерләп яшәделәр. Әтинең вафатына 25 ел булды инде. 1916 елгы иде.
Нәфисә Габдуллина, әнисен караучы:
- Җәен Куян авылында яшибез, кышкылыкка Актаныштагы хөкүмәт биргән фатирына киләбез. Үзем дә пенсиядә инде, ирем вафат. Гел әни белән хәзер. Бик яратып, көтеп алды фатирны, җылы, якты дип, шөкер итеп яши. Игезәк балаларының сыңары мин. Игезәгем Фәнисә Шәриптә яши. Җиде баладан алтыбыз исән, аралашып яшибез. 11 оныгы, 8 оныкчыгы бар әнинең бүген. Туган көне белән котлап, сәламәтлек, рухи көч телибез аңа, безнең дәүмәттә тыныч, бәхетле көннәр кичерсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев