Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия - “Бәллүр Кәрим” иясе

29 ноябрьдә, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында, «Ул кабызган утлар балкышы» гала-концертында "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия - интернат" ның "Милли җәүһәрләр"театр коллективы(җитәкчеләре Аграпова М.Р., Хафизова А.М., Шәвәлиев Л.З.) Гран-при иясе булып, "Бәллүр Кәрим" сыны белән бүләкләнде. Тинчурин театрының баш режиссеры: Рәшит Заһидуллин, Татарстанның халык артистлары: Исламия...

29 ноябрьдә, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында, «Ул кабызган утлар балкышы» гала-концертында "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия - интернат" ның "Милли җәүһәрләр"театр коллективы(җитәкчеләре Аграпова М.Р., Хафизова А.М., Шәвәлиев Л.З.) Гран-при иясе булып, "Бәллүр Кәрим" сыны белән бүләкләнде.

Тинчурин театрының баш режиссеры: Рәшит Заһидуллин, Татарстанның халык артистлары: Исламия Мәхмүтова, Әнәс Галиуллин, Зөфәр Харисов, ТР Мәдәният министрлыгының һөнәри сәнгать һәм сәнгати белем бирү бүлеге баш белгече :Аида Мозаффарова, Татарстан Республикасының атказанган артисты: Вәлиева Зөлфия Наил кызы, Тинчурин театры музее мөдире: Розалия Чабатова укучыларыбызга якты кичерешләр бүләк иттеләр.

Финалга үткән барлык балаларга Казан буйлап экскурсия оештырылдылар, башкалабызның истәлекле урыннары белән таныштырдылар, бәйге финалистларына грим салу буенча мастер-класс уздырдылар, файдалы киңәшләр бирделәр. Аеруча, бутафория, костюмнар цехы, шәһәр буйлап уздырылган экскурсия укучыларга ошады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев