Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия һәм КФУ арасында үзара хезмәттәшлеккә кул куелды

Казан федераль университеты үзенең 215 еллыгын билгеләп уза. Әлеге уңайдан ул25 октябрьдән 29 ноябрьгә кадәр Татарстан шәһәрләрендә зур чаралар оештыра. Күп төрле эшчәнлекне колачлаган шундый чараның чираттагысы бүген Актанышта узды.

Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында оештырылган чарада 500 гә якын укучы катнашты. Алар университет галимнәре, укытучылары, фәнни хезмәткәрләре үткәргән фәнни чараларда катнашты, төрле кызыклы лекцияләр тыңлады, мавыктыргыч интерактив уеннарда, викториналарда, һөнәри юнәлештәге мастер-классларда, тәҗрибәләрдә катнашты.  Укытучылар һәм галимнәр фән дөньясындагы кызыклы яңалыклар белән уртаклаштылар.

 undefined
“Фәнни десант” оештыручылар фән дөньясыннан килгән казанышлар һәм катлаулы күренешләр турында лекцияләр, кызыклы интерактив-викториналар, һөнәри юнәлеш бирүче мастер-класслар, тәҗрибә һәм экспериментлар тәкъдим иттеләр.

undefined
Чарада шулай ук Казан федераль университеты ректоры, Россия галиме, педагог, дәүләт эшлеклесе, икътисад фәннәре докторы, физика-математика фәннәре кандидаты, профессор Илшат  Гафуров та булып, укучылар алдында чыгыш ясады. Эшлекле сәфәр кысаларында ул  Пучы авылында урнашкан Шәрип Шәймиев музей йортында һәм Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиядә булды, аларның эшчәнлеге белән танышты. “Мәгариф өлкәсендә лидерлык” укыту программасына старт бирде. Актаныш гимназиясендә  Әлфия Авзалова исемендәге музейны ачуда катнашты. 
Чара ахрында Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия һәм КФУ арасында үзара хезмәттәшлеккә кул куелды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев