Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Снюс кулланып, үзебездә түгел, читтә эләгәләр

Узган атнада район хакимияте бинасында наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

2019 ел ахырына таба балалар арасында наркотикның җиңел төре саналган снюслар куллану очракларының артуы барлык җәмәгатьчелекне хафага салды. Мәгариф учреждениеләрендә күпме генә аңлату эшләре алып барылуга карамастан, бу баллы агуны кулланучылар әледән-әле очрап тора.  Район  үзәк хастаханәсе табиб-наркологы Иршат Зәкиевнең чыгышы тагын да ныграк уйланырга этәрде.

–Элек балаларны наркотиклар куллану-кулланмауга тикшерүче тестлар кайта иде. Елына 1100-1200  укучыны шуның ярдәмендә тикшереп тора идек. Хәзер бу тестлар кайтмый башлады, –дип урынлы борчылуын белдерде ул. – Нәтиҗәдә хәзер яшьләрне тикшерә алмыйбыз. Үзебездә түгел, ә чит җирләргә киткәч, җиңелчә наркотик кулланып хокук саклау органнарына эләгүчеләр бар. Казан, Чаллы, Нефтекама шәһәрләрендә снюслар кулланып дүрт бала эләкте. Аларны безгә хәбәр иттеләр. Әлегә үзебезгә китерә алмыйбыз.

Хәзер элеккеге кебек көчле героин, марихуана кебек наркотиклар кулланучылар юк дәрәҗәсендә. Әмма балаларның җиңел наркотиклар куллануы борчылдыра, ди табиб та. Юлларда ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан эчкән килеш руль артына утыручылар тоткарланып, аларны хастаханәгә алып килгәч, берьюлы наркотиклар куллану-куланмау буенча да тикшерәләр. Анысына дәүләт тестлар бирә. Быелга чыккач кына да шул юл белән 119 кеше тикшерелеп, алар арасында наркотик кулланган бер кеше ачыкланган. Ел дәвамында андый тикшерүләр 740-800 тирәсе була, диләр.

–Район бюджетыннан шушы тестларны алу өчен финанс бүлеп бирелсен иде. Бигрәк тә технология техникумы, район үзәгендә укучыларны тикшерергә иде. Андый тикшерүләр балаларда берникадәр курку хисе дә тудыра һәм ул әйберләрне татып караудан тотып та тора, –ди Иршат Зәкиев. – Әйткәнемчә, читтә эләгүчеләр арта. Әле исәптә 5-6 кеше генә тора иде, хәзер 10 га җитте инде.

Күпчелек яшьләр кальян тартуны, снюслар, спайслар куллануны наркотикларга санамый. Аларның сәламәтлеккә зыяны хакында уйлап та карамыйлар. Шуның өчен наркотикларга каршы профилактиканы балалар бакчасыннан ук башларга кирәк дип исәпли табиблар.

Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча җинаятьчеләрне эзләү бүлеге җитәкчесе Илдар Шәйхетдиновның район үзәгенә наркотикларга каршы баннер куярга кирәк дигән тәкъдиме дә урынлы.

Сату нокталарында спайслар сатуны булдырмау максатыннан аларга даими рейдлар уздыру да мөһим.

Аеруча технология техникумы укучыларын күз уңыннан җибәрергә ярамый. Әти-әниләре яныннан чыгып киткән яшүсмерләр үзләрен иркендә хис итә һәм тыелган әйберләрне татып карау теләге көчле була.

Мәктәпләрдә укучыларга гына түгел, ата-аналарга да аңлату эшләрен көчәйтергә кирәктер. Әлеге афәткә каршы бергәләп көрәшкәндә генә аның нәтиҗәсе булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев