Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

СӨЕНЕЧЛЕ ВАКЫЙГА: Актанышта агымдагы елның алтмышынчы нарасые дөньяга аваз салды (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Бүген Актаныш районында  2019 елда аваз салган  алтмышынчы нарасый тантаналы шартларда теркәлде. 

Мондый бәхет Регина һәм Алмаз Ганиевлар гаиләсенә насыйп булды. Актанышта гомер кичерүче яшь пар әти-әни булу куанычын өченче тапкыр кичерә. 14 апрель көнне дөньяга аваз салган Рамазан - гаиләдә ике кыздан соң, көтеп алынган тансык  куаныч.  Ганиевларның нәсел дәвамчысын гаилә тулы составта каршы алды: ике якның да әти-әнисе күпбалалы статусына ия гаиләгә парлы бәхет, сабыйлар куанычы, сәламәтлек теләде. 

Актаныш районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы да түгәрәк сан астында туган нарасыйны бала табу йортыннан ук каршы алды. Ул  Ганиевлар гаиләсенә  Рамазанның  туу турындагы таныклыгы белән беррәттән Татарстан Президентының шәхси котлау хатын да тапшырды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев