Актаныш

Актаныш районы

Общество

Соңгы гектарлар эшкәртелә

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган оператив мәгълүматлар буенча, 25 сентябрьгә районда төп җир эшкәртү 92 процентка башкарылган. Быелгы уңай килгән көзге һава торышы игенчеләребезгә иркенләп эшләргә тулы мөмкинлек бирде. “Таң” хуҗалыгы механизаторлары да бу көннәрдә соңгы гектарларда җир эшкәртү белән мәшгуль

– Быелгы кебек көз башка кабатланмас инде. Бигрәк уңай килде бит, – ди механизаторлар күтәренке кәеф белән. 


Чыннан да, киләсе ел уңышы өчен җирләрне көздән эшкәртеп калдыру мәслихәт. Яңгырлы елларда исә шактый җирләре эшкәртелмичә калган хуҗалыклар да булды. Быел инде андый урыннар булмас, шәт. 


– Безнең 2196 гектар мәйданда төп җир эшкәртелергә тиеш иде. Хәзер шуның соңгы гектарларында, 
Теләкәй өлешендә кукуруздан бушаган басуда эш бара. Җир эшкәртүдә ике бригадада 9 механизатор катнаша. Барысы да тәҗрибәле, үз эшләренең осталары, – ди хуҗалыкның баш агрономы Айнур Әюпов. 


Җирнең уңдырышлылыгын арттыру максатыннан ел саен җирне тирәнәйтеп эшкәртү мәйданнарын арттыруны бурыч итеп куя белгечләр. Әлеге хуҗалыкта да моңа зур игътибар бирәләр. Быел  400 гектарга якын мәйдандагы җирне тирәнәйтеп эшкәрткәннәр. 


Кукуруздан бушаган басуны да шул юл белән сөрәләр иде. Биредә тәҗрибәле механизатор Рәвис абый Идрисов МакДон тракторына ПСКу-4 сабан агрегаты тагып эшли. 


– Әлеге басуны каплатып сөрәбез. Бу кукуруз камыллары, җир астында калып, черемә барлыкка китерсен өчен, шулай эшләнә, – ди Рәвис абый. – Яңгырлар яумагач, җир каты. Шунлыктан бик тиз хәрәкәтләнеп булмый. Шулай да сыйфатлы итеп башкарырга тырышабыз. Көнгә 18-20 гектар җир эшкәртәм. 


Җирне тирәнәйтеп эшкәртүдә Такталачык өлешендә Айдар Гайнетдинов ДжонДир тракторына ТГР:659-400 агрегаты тагып хезмәт куя. 


– Әлеге егәрле техника белән дүртенче сезон эшлим инде. Бик көчле агрегат. Җирнең структурасына карап, 30-35 сантиметр тирәнлеккә керә. Көненә 30ар гектар җир эшкәртәм. Элек ДТ-75 тракторында да хезмәт куйдым. Хәзерге чит ил техникасы белән чагыштырганда җир белән күк аермасы. Эшче өчен уңай шартлар тудырылган. Эшләве дә күңелле, – ди ул. 


Такталачык бригадасында җир эшкәртүче механизаторлар Раниф Хәсәнов, Газинур Габдуллин, Инсаф Гәрәев, Слава Абышев та вакытны бушка сарыф итмичә, соңгы гектарларда хәрәкәт итәләр. 


– Хуҗалыкта 1981 елдан бирле хезмәт куям. Бераз китеп торсам да, кире кайттым. Иртә яздан басуда инде без. Көзгә тикле шунда. Техника әйбәт, ватылмый. Ягулык-майлау материаллары бар. Мондый матур көз башка, бәлки, булмас та. Шуңа матур көннәрдән файдаланып калырга тырышабыз, – дип фикерләре белән уртаклашты Газинур абый Габдуллин. 


Теләкәй бригадасында эшләүче Нияз Идрисов, Факый Гарифуллин, Николай Әминовны да эш вакытында очраттык. Өчесе дә хуҗалыкның алыштыргысыз хезмәткәрләре алар. 


– Хуҗалыкта 40 ел хезмәт куям. 18 сантиметр тирәнлеккә җиткерергә тырышып, нормага туры китереп эшлибез. Көнгә 18 гектарга якын җир эшкәртәм. Еллар узган саен яңа техникалар чыга. Аларның егәрлеге элеккеләренә караганда бик нык зур. Шуңа эше дә җиңелрәк, – ди Факый абый. 
Быел көздән эшкәрткән җирләрне язын бер кат тырмалап, аннан культиватор белән эшкәртеп чәчәргә исәпли таңлылар. Инде җирләре төп эшкәртелгәч, язгы кыр эшләрен дә тыныч күңел белән көтә алалар дигән сүз бу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев