Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирусның 88 яңа очрагы ачыкланган

Авыру йоктыручыларның иң күбе Казанда, алар 46, шулай ук Чаллыда 13 очрак ачыкланган.

(Казан, 9 май, «Татар-информ»). Татарстанда Covid-19 коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 88 яңа очрагы ачыкланган. Элеккечә үк, статистика буенча Казан алда бара. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«18 кеше хастаханәдә, 70 кеше амбулатор шартларда дәвалана, аларда авыру җиңел яки симптомсыз формада уза», — диде Лилия Галимова.

Авыру йоктыручылар арасында иң күбе 30-50 яшьлекләр, алар — 37. Икенче урында 50-60 яшьлекләр (17 кеше), өченче урында 18-30 яшьлекләр (12 кеше авырый).

Реклама

Узган тәүлектәге кебек үк, авыру йоктыручыларның иң күбе Казанда, алар — 46 кеше. Шулай ук Чаллыда 13 кеше. Өченче урында Мамадыш районы, анда 6 авыру ачыкланган.

Нәтиҗәдә, Татарстанда 1586 кеше Covid-19 белән авырый. Стационарларда 347 кеше дәвалана, аларның бишесе ИВЛ аппаратына тоташтырылган. Барлыгы 340 пациент терелгән, узган тәүлектә 44 кеше дәваланып беткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев