Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

СОҢГЫ ЮЛГА ОЗАТКАНДА: Бүгенге брифингта иң четерекле мәсьәлә тикшерелде

Район хакимиятендә узган чираттагы брифингта катнашучылар зиратлар һәм күмү эше буенча кабул ителгән яңа нигезләмәләр һәм карарлар турында сөйләделәр.

               Актаныш муниципаль районы башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Илшат Габдулхаев авыл җирлекләрендә зират урыннары халык җыеннарында авыл кешеләре белән килешенеп билгеләнергә тиешлеген әйтте.               

         Зират җирен рәсми теркәү, мәйданын санитар саклау зоналары, гидрология, экология, таләпләренә туры китереп сайлау мөһим.  

         Җирләү өчен җир участогы һәр очракта бушка бирелә- бу һәр гражданның тулы хокукы. Шулай ук вафат булган кеше, алдан әйткән васыяте буенча, илнең теләсә кайсы төбәгендә җирләнә ала. Читтән кайтты дип, зиратка кертмәү законсыз гамәл санала. 
Авыл җирлегендә зират эшенә кагылышлы нигезләмә кабул ителә, нигезләмәдә зиратның статусы, мәетнең күмү тәртибе билгеләнә. 
           Мәетне җирләү хезмәте районда юк дияргә була. Ә зуррак районнарда, шәһәрләрдә ритуаль хезмәт күрсәтү оештырылган, аңа ихтыяҗ да бар. 


-    Мәет җирләүне бары тик дәүләт оешмасы гына башкарырга тиеш. Әгәр ритуаль хезмәт оештырырга теләге булган эшмәкәрләр бар, алар дәүләт оешмасы белән килешү төзеп үз хезмәтләрен күрсәтә алалар. Һәр башкарылган хезмәт өчен квитанция бирелергә тиеш,- дип, ритуаль хезмәт турында искәртте Илшат Илфат улы. 
 

 

           Җирле үзидарә органнары каршында зиратларда күмү эшләрен контрольдә тотучы күзәтчелек советы булдырыла, алар алдына иганәчеләр тарафыннан, хәйриядән кергән акчаларны контрольдә тоту  бурычы куела. 
              Гражданнар кодексының 582 маддәсе нигезендә иганәчелек өчен килешү һәм рөхсәт кирәкми. Акча билгеләнгән юнәлештә, максатчан тотылырга, әйтик, зират коймаларын алыштыру, чистарту, корал алуга тотылырга тиеш. Зират хуҗаларына һәр эшнең хисабын алып бару йөкләнә. 

 

         Районның имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин зиратларның эшен алып баруда, карауда нечкәлекләргә игътибар итү кирәклеген әйтте. "Барлык милләт, дин кешеләренә үзара аңлашып, тату яшәү фарыз",- диде хәзрәт. 


          Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсенең Актаныш районындагы  бүлекчәсе җитәкчесе Юлия Әмирҗанова да сөйләшүдә үз фикерләрен белдерде:

-    Безнең Актаныш районында 60лап рус кешесе яши. Милләттәшләремнең ихтыяҗы өчен часовня ачыйкмы әллә дигән идек. Әмма фикерләштек тә, анда даими килерләрме, кеше йөрми торган буш часовня кирәкме икән, дип уйладык. Без үз ихтыяҗларыбызны үтәү өчен күрше-тирә шәһәрләргә йөрибез. 19 гыйнвар көнне булган хач ману көнендә Минзәлә районындагы Рус Мөшегесе авылындагы чишмәгә барып коенабыз. Православие бәйрәмнәрендә Минзәлә яки Чаллыдагы чиркәүгә барабыз. Хәзер бит мобиль дөнья. Шулай да безгә- русларга берләшергә, бәйрәмнәрне билгеләп үтәргә кирәк дип саныйм. Җирләү эшенә килгәндә-барыбыз да теге дөньяга китәсе. Аерым зиратлар ясау кирәк дигән фикердә түгелмен. Минем кайнанам татар, ә кайнатам керәшен татары. Әни:“Без әтиегез белән  60 ел бергә яшәдек, инде зиратта да бергә ятасыбыз килә”,- ди. Бу фикергә дә игътибар итсәгез иде. 
Җирлекләрдәге зиратларның бер өлешен киртәләп башка диндәгеләрне шунда җирләү яхшырак булыр дип уйлыйм.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев