Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Соңгы 8 елда күренмәгән хәл: халыкның ярты кереме ашауга тотыла

Россия халкы иң беренче чиратта кирәк булган товардан баш тарта башлаган. Бу узган кризистан соң әле беренче тапкыр гына күзәтелә. Шул ук вакытта азык-төлеккә тотылган акча барлык керемнең 50 %ыннан да артып киткән. Быелның февралендә исерткеч эчемлекләр һәм тәмәкене дә кертеп, азык-төлеккә тотылган акчалар халыкның бар булган кеременең 50,1 %ын...

Россия халкы иң беренче чиратта кирәк булган товардан баш тарта башлаган. Бу узган кризистан соң әле беренче тапкыр гына күзәтелә.
Шул ук вакытта азык-төлеккә тотылган акча барлык керемнең 50 %ыннан да артып киткән. Быелның февралендә исерткеч эчемлекләр һәм тәмәкене дә кертеп, азык-төлеккә тотылган акчалар халыкның бар булган кеременең 50,1 %ын тәшкил иткән. Узган ел бу сан 48,6 %, ә 2014 елда 47 % кына булган. Моңа кадәрге рекорд 2008-2009 елларда булган. Ул вакытта да керемнең яртысы азык-төлеккә китеп барган.
Әлеге күрсәткечләрнең үсүе реаль керемнең кимүенә бәйле, диелә. 2015 елның феврале белән чагыштырганда реаль хезмәт хакы 2,6 %ка, ә реаль керем - 6,9 %ка кимегән.
Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/56640-soңgyi-8-elda-kүrenmәgәn-hәl-halyiknyiң-yartyi-kereme-ashauga-totyila.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев