Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Соңгы звонок! Ник бераз соңламадың?...(ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Вакыт галиҗанәпләре бер туктап тормый. Күз ачып йомганчы атналар, айлар, еллар үтә. Үзенең шатлык-куанычлары, борчу-мәшәкатьләре белән тагын бер уку елы артта калды. 25 май көнне мәктәпләрдә соңгы кыңгырау чыңлады. Әлеге тавыш үзәкләргә үтеп, күңелләрне айкады. Әле кайчан гына мәктәп бу балаларны беренче сыйныфка кабул итеп алган иде, инде менә зур...

Вакыт галиҗанәпләре бер туктап тормый. Күз ачып йомганчы атналар, айлар, еллар үтә. Үзенең шатлык-куанычлары, борчу-мәшәкатьләре белән тагын бер уку елы артта калды. 25 май көнне мәктәпләрдә соңгы кыңгырау чыңлады.
Әлеге тавыш үзәкләргә үтеп, күңелләрне айкады. Әле кайчан гына мәктәп бу балаларны беренче сыйныфка кабул итеп алган иде, инде менә зур тормыш юлына озатыр вакыт җитте.
Сөенечле дә, шул ук вакытта сагышлы да мизгелләр. 11 ел буе бергә укыган сыйныфташлардан, белем биргән, икенче әти-әниләргә әйләнгән укытучылардан аерылу, әлбәттә, җиңелләрдән түгел. Тормыш дигән зур дәрьяда үз урыныңны табып, хезмәт итү һәркемнән зур көч һәм сабырлык сорый. Уку дәверендә алган белемнәр аларга киләчәктә ярдәм итәр дип ышанасы килә.
Актанышның 1нче мәктәбенең бер төркем укучысы быел мәктәп бусагаларыннан зур тормыш юлына атлаячак. Иңнәрендә очар канат тойган укучылар мәктәп, иптәшләре, укытучылар коллективы белән хушлашты.
Сәхнә түреннән укучыларны район җитәкчелеге, мөгаллимнәр һәм әти-әниләре тәбрикләде.
Чыгыш ясаган һәркем уку елы тәмамлану уңаеннан иң ихлас котлау сүзләрен җиткерде.
Ә алда чыгарылышлар өчен бик җаваплы чор. Бердәм дәүләт имтиханнары һәм зур тормыш юлы.
Уңышлар сезгә, укучылар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев