Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Соклану, горурлану, шатлык хисләре кичердек

24 июльдә Казанда "Татнефть-Арена" спорт сараенда спортның су төрләре буенча 2015 елгы XVI дөнья чемпионаты һәм "Мастерс" категориясендә спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты ачылды. Анда 190 илдән 5400дән артык спортчы, шул исәптән 1161 РФ спортчысының көч сынаячагы, аларның 75 комплект медаль өчен ярышулары турында хәбәр ителде. Әлеге чемпионат спорт...

24 июльдә Казанда "Татнефть-Арена" спорт сараенда спортның су төрләре буенча 2015 елгы XVI дөнья чемпионаты һәм "Мастерс" категориясендә спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты ачылды. Анда 190 илдән 5400дән артык спортчы, шул исәптән 1161 РФ спортчысының көч сынаячагы, аларның 75 комплект медаль өчен ярышулары турында хәбәр ителде.
Әлеге чемпионат спорт өлкәсендә 2015 елда иң әһәмиятле дөньякүләм чараларның берсе, ә Татарстан һәм Россия тарихында гаять күренекле вакыйга булуы әйтелде. РФ, ТР җитәкчелегенең бу чемпионатка хәзерләнүдә ныклы оештыру эшләре алып баруы, Казанда спорт һәм транспорт инфраструктурасының нык үсүе, халыкара дәрәҗәдәге корылмалар һәм объектлар төзелүе, шәһәрнең искиткеч чиста, матур булуы күренеп, сизелеп тора. Тантанада катнашып, чыгыш ясаган РФ Президенты Владимир Путин да ТР җитәкчеләренең эшчәнлегенә югары бәя бирде, котлады, киләчәккә тагын да зур уңышлар теләде.
Бу зур халыкара чараларны үткәрү өчен Татарстанның сайланып алынуы, аңа ышаныч күрсәтүләре барыбызда да горурлык хисләре уята. Чыннан да, республикабыз икътисадны үстерү, социаль мәсьәләләрне уңай хәл итү буенча ышанычлы адымнар белән алга атлый.
Бу юнәлештә районыбызда да күп эшләр башкарыла. Җитештерү, мәдәни-көнкүреш, социаль объектлар - мәктәпләр, балалар бакчалары, дәваханәләр, торак йортлар һ.б. төзелә, асфальт юллар салына. Боларның барысы да районыбыз халкының яшәеше турында
кайгыртуның ачык мисалы булып торалар. Барысын да әйтеп тормастан, районда балалар бакчалары төзүне генә искә төшереп китәм. Район үзәге Актанышта болай да 5-6 балалар бакчасы бар иде. Аңа сорауның күп булуын искә алып, 3 августта Нөркә бистәсендә хәзерге заман таләпләренә тулысынча җавап бирә торган бик матур бакча ачылды. Тантанада ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашып, сертификат тапшырды.
Шуны да әйтергә кирәк, басуларыбызда игеннәребез җитешеп, уракка да төштеләр. Корылык бераз зыян китерсә дә, алар мул уңыш вәгъдә итәләр, югалтуларсыз җыеп алырга гына язсын. Терлекчеләребез дә сынатмыйлар, республикада алдынгы рәттә баралар.
Тагын чемпионатка әйләнеп кайтам. Аны тантаналы ачуда, ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов чакыруы буенча, район башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендә район хуҗалыкларының легендар җитәкчеләре - "Ташкын"нан Рәүхәт Салихҗанов, "Нигез"дән Дамир Җәлилов һәм мин дә катнаштык. Шушы уңайдан, безне хөрмәт һәм ихтирам итеп тантанага чакырганнары өчен республика, район җитәкчеләренә зур рәхмәтебезне әйтәбез.
Тантанада утырганда Дамир Җәлилов, үзенең соклануын яшермичә: "Безне мондый урыннарда орден-медальләребез, башка бүләкләребез йөртә инде", - дип куйды. Чыннан да, шулай. Кешегә хезмәт байлык, шатлык китерә, аны данлый. Юкка гына, безнең бөек Тукай бабабыз, бер гасыр элек: "И сабыйлар, эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә - эш, эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш!" - дип әйтмәгән.
Мин, кызыксынып, Рәүхәт Салихҗан улыннан орден-медальләре, башка бүләкләре, мактаулы исемнәре турында сорадым. Алар 35кә кадәр җыйнала икән. Дамир Әмин улыныкы аныкыннан күп калышмый. Мин үзем дә, кайда гына, кем булып эшләсәм дә, тапшырылган эшкә җаваплылык белән карап, эшнең нәтиҗәсе булсын, дип тырыштым.
Минем дә күп кенә орден-медальләрем, мактаулы исемнәрем бар. Аларны санап тормастан, хезмәтемнең, кыскача гына, икенче яктан бәяләнүен дә күрсәтеп китәм. 1957 елда, ВЛКСМ райкомының беренче секретаре булып эшләгәндә, яшьләрнең һәм студентларның VI Бөтендөнья фестивалендә, 1992 елда татарларның Бөтендөнья конгрессы I съездында, 2000 елда Кремльдә мәгариф хезмәткәрләренең Бөтенроссия киңәшмәсендә катнаштым. 2013 елда Казанда узган XXVII Бөтендөнья студентлар уеннарын ачу тантанасында булдым. Аларда катнашуыма горурлык хисләре кичерәм, хезмәтемә зур бәя дип саныйм, районыбыз укучыларын яхшы укырга, яшьләрен илгә, районыбызга намуслы хезмәт итәргә, законнарны, әхлак нормаларын бозмаска чакырам.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев