Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Солдат егетнең әти-әнисенә - подполковник, 1нче реактив артиллерия дивизиясе командиры А.Грунчевтан Рәхмәт хаты

Мәскәү өлкәсендә хәрби хезмәтен үтәүче Түбән Гәрәй авылы егете Рамил Мәрдановның әти-әнисе Әфка Муллаян улы һәм Равия Фарсый кызы исеменә подполковник, 1нче реактив артиллерия дивизиясе командиры А.Грунчевтан Рәхмәт хаты килеп ирешкән. "Улыгыз Рамил Мәрданов дисциплиналы, җаваплы булуы белән хезмәттәш дуслары һәм командирлар каршында абруй казанды. Тактик өйрәтүләрдә катнашып, алган белемнәрен...

Мәскәү өлкәсендә хәрби хезмәтен үтәүче Түбән Гәрәй авылы егете Рамил Мәрдановның әти-әнисе Әфка Муллаян улы һәм Равия Фарсый кызы исеменә подполковник, 1нче реактив артиллерия дивизиясе командиры А.Грунчевтан Рәхмәт хаты килеп ирешкән.
"Улыгыз Рамил Мәрданов дисциплиналы, җаваплы булуы белән хезмәттәш дуслары һәм командирлар каршында абруй казанды. Тактик өйрәтүләрдә катнашып, алган белемнәрен гамәлдә нәтиҗәле куллана белүен күрсәтте. Хәрби дисциплинаны бозучыны тоткарлауда актив катнашты. Улыгызга беркетелгән корал һәм хәрби техника һәрчак яхшы әзерлектә. Даими рәвештә үзенең һөнәри осталыгын арттыру белән шөгыльләнә. Хәзер ул Саклану министрлыгының объектларын саклый. Улыгыз хәрби бурычын намус белән башкара, хезмәттәш дусларына үрнәк булып тора. Барлык бу күркәм сыйфатлар - аны тормышка, РФ Кораллы Көчләренә әзерләүдә хезмәтегез, сезнең тырышлык, тәрбия нәтиҗәсе. Бездән ихлас рәхмәтләрне кабул итегез," - диелгән әлеге хатта. Хатта, шулай ук, дивизиянең үрнәкләр сафында булуы да хәбәр ителгән: "Хәрби хезмәт үтүчеләр өчен бездә бар шартлар тудырылган. Мәдәни-ял чаралары оештырыла, медицина пункты, лазарет һәм госпиталь эшли, егетләр алтышар кешелек бүлмәләрдә яшиләр. Кибет, чәйханә, клуб, китапханә, спорт залы - һәммәсе бар һәм эшли", - диелгән хатта.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев