Солдат сабантуе
ИРМӘШ ЕГЕТЕ АРМИЯДӘ НИЧЕК САБАНТУЙ УЗДЫРГАН?
Сүздә генә түгел, чын сабантуй. Көндез ун-егерме тиен акча җыеп, призлар алуны оештырган. Призлар нинди дисезме? Энә-җеп, тарак, теш пастасы һәм башка солдат кирәк-яраклары. Уеннарда, ярышларда катнашмый калган һәм бүләксез кайткан кеше юк. Үткәрелгән бөтен чаралар да милли моңнар белән бизәлеп барылган. Бар егетләрнең дә кәефләре күтәренке, йөзләре балкып тора. Балкымаслыкмыни, аларның һәрберсе, әле генә, халкыбызның йоласы булган сабантуйда катнашып, күңелләре белән туган якларында гизделәр һәм алларында бурыч булып торган хәрби хезмәтнең төрле сынауларын уңышлы үтәрлек рухи көчләрен баеттылар.
Мин Башкортстанның Теләкәй авылында туып үстем. Илле ел чама-сы элек Кавказарты хәрби округында урнашкан авиация полкында само-лет технигы булып хезмәт иттем.
Җәйнең бер ял көнендә мине аэродром урнашкан гарнизонда патруль итеп билгеләделәр. Разводтан соң патрульдәге ике солдат белән билгеләнгән маршрут буенча йөреп алдык. Караңгы төшә башлады. Көньяк киңлекләрдә эңгер-меңгер вакыт тиз үтә, төн дә тиз җитә. Солдатларга кино күрсәтә торган җиргә килдек. Ул күп кеше сыйдырышлы, ачык һавада урнашкан. Кино караган солдатлар арасында тәртип. Бу урыннан читкә киттем һәм гарнизонны уратып алган койманың тыш ягында гармунда татарча уйнаган тавыш ишетеп коймага таба бара башладым.
Күмәк уен-көлке тавышлары анда кешеләрнең күп булуын сөйли иде. Койма биек, таштан эшләнгән. Буем озын булса да, сикергәләп бернәрсә дә күрмәдем, өстәвенә, караңгы. Читтәрәк, койма аша чыга торган яшерен тишек барлыгын белә идем. Патрульдәге солдатларны чакырдым да, шул койма тишегенә юл алдык. Анда барып җитә алмадык, тишектән керүчеләрне күреп, электр баганасы төбендә туктап калдык. Багана башында яктыртырга куелган фонарь яна, без ут яктысы төшми торган караңгы урынга бастык.
Койма тишегеннән кергән кешеләр солдатлар булып чыкты. Алар рәткә өчәр кеше басып, колонна белән безнең якка тротуар буйлап килә башладылар. Колонна багана кырына килеп җиткәч мин: “Стой! Кто идет?“ – дип, каршыларына чыгып бастым. Кинәт кенә алларында патруль пәйда булгач, утызлап кешедән торган төркем сүзсез туктап калды. Унбиш-егерме секундлап вакыт узды, трико һәм футболка кигән бер егет стройдан җитез генә чыгып алдыма килеп басты. Ул: “Иптәш лейтенант! Сез бит беренче эскадрильядан?” - дип сорады. Үзен очарга өйрәнергә килгән курсант дип танытты. Сөйләшә башладык. Сөйләшүләр әле рус телендә барды. Стройда чыш-пыш сөйләшкән солдатлар батырая төштеләр. Аңларлык ишетелә башлады. Сүзләр дә нинди бит әле, саф татар телендә. Бөтен төркемнең татар телендә сөйләшкәнен ишетү минем өчен көтелмәгән сюрприз булды. Йөрәгем дә: “Татарлар бит, татарлар...”– дип тибеп, күңелле хисләр дөньясына алып китте. Түзә алмадым, татарчага күчеп: “Нәрсә эшләп йөрисез?” - дип сорадым. Татарча эндәшкәнне ишеткәч, солдатлар мине уратып алдылар һәм танышу китте.
Спорт формасындагы егет үзен: ”Гыйззәтуллин Гена, Актаныштан,” – дип таныштырды. ”Актаныш” дигән сүз минем өчен кабат дулкынланыр- дай хәбәр булып яңгырады. Чөнки, беренчедән, Актаныш минем туган авылымнан турыга унсигез генә километр гына; икенчедән, өлкән авылдашлар Актаныш сүзен ихтирам белән зурлап әйтәләр иде һәм ул балачактан ук күңелемдә тылсымлы җир кебек сеңеп калган урын; өчен-чедән, әткәм Акмалетдин Зыязетдинов – сугыштан соңгы елларда Актаныш сабантуенда милли көрәш буенча җиде тапкыр батыр булган кеше.
Гыйззәтуллин җыелуның сәбәбен кыскача гына аңлатып китте. Ул безнең полкны хезмәтләндергән батальондагы сакчылар ротасында хезмәт иткән татар егетләре белән танышып алган. Алар – Татарстаннан бер чакырылыш егетләр, саннары да өч дистәгә якын. Хат аша бүген Актанышта сабантуй икәнлеген белгән Һәм нарядта булмаган татар солдатларын җыеп сабантуй ясаган.
Сүздә генә түгел, чын сабантуй. Көндез ун-егерме тиен акча җыеп, призлар алуны оештырган. Призлар нинди дисезме? Энә-җеп, тарак, теш пастасы һәм башка солдат кирәк-яраклары. Уеннарда, ярышларда катнашмый калган һәм бүләксез кайткан кеше юк. Үткәрелгән бөтен чаралар да милли моңнар белән бизәлеп барылган. Бар егетләрнең дә кәефләре күтәренке, йөзләре балкып тора. Балкымаслыкмыни, аларның һәрберсе, әле генә, халкыбызның йоласы булган сабантуйда катнашып, күңелләре белән туган якларында гизделәр һәм алларында бурыч булып торган хәрби хезмәтнең төрле сынауларын уңышлы үтәрлек рухи көчләрен баеттылар.
Хәрби хезмәтне тәмамлагач, 1994 елда Югары Яркәйгә кайтып урнаштык, коммуналь хуҗалыкта эшли башладым. 1999 елда тәҗрибә уртаклашырга Актаныш торак-коммуналь хуҗалыгына бардык. Визитның рәсми өлеше беткәч, безне озатып йөргән директор һәм мастерларга армиядә булган сабантуй турында сөйләдем. Гыйззәтуллинның исемен Гена дип берничә тапкыр кабатладым. Аның кемедер почтада эшли иде дип исемдә калганнарны җиткердем. Сөйләгәнне тыңлап торган коммуналь хуҗалык директоры Валерий Миркасыйм улы: “Бәй-бәй, ул бит минем ике туган абыем Гавис, Ирмәштән,“ - дип әйтеп салмасынмы.
Аның сөйләве буенча, Гавис хәрби очучы булган, запаска чыгарылгач Казанга кайтып төпләнгән, ДОСААФ оешмасына эшкә урнашкан. Соңгы елларда, Актаныш сабантуен ачканда парашют белән сикерүчеләрне Казаннан алып килеп, сикерү вакытында парашютчылар белән җирдән идарә итүче җитәкче булган.
Ирмәш егете Гавис Гыйззәтуллинның бу язмамдагы эчкерсез гамәл-күпләр өчен үрнәк. Халкыбызның йолаларын Гавис кебек егетләр саклыйлар. Рәхмәт аларга.
Радик ЗЫЯЗОВ.
Югары Яркәй.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев