Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Сорау – сездән. Җавап – белгечләрдән

Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан бу көннәрдә авыл җирлекләрендә инвалидларның мәнфәгатьләрен кайгыртучы оешма җитәкчеләре катнашында түгәрәк өстәл янында сөйләшүләр алып барыла. 4 декабрь көнне ул Әтәс, Иске Кормаш, Иске Сәфәр, 5 декабрь көнне Чалманарат, Такталачык җирлекләрендә узды.

Биредә районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлназ Хуҗиәхмәтова, район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова, район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Светлана Корбанова, район пенсия фонды җитәкчесе Булат Басыйров, районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Назиф Салихов, районның иминият фонды бүлекчәсенең баш белгече Гөлнара Хөсәенова катнашты. 

undefined
Җирлекләрдә яшәүче инвалидларны борчыган сораулар, нигездә хастаханәгә,  ташламалы дарулар, юлламалар алуга кагылышлы. Шуларны искә алып, ул сорауларның кайберләрен һәм җавапларны сезнең игътибарга да җиткерәбез. 
–Социаль пакеттан файдаланучыларга ай саен хастаханәгә барып табибтан рецепт яздырырга кирәк. Дарулары исә көнендә генә булмый. Ул даруларны алу өчен район үзәгенә 2-3 тапкыр барырга кирәк була. Ерак авылларда яшәүчеләргә бу бик кыен. Йөри торгач, даруны үз акчаңа алып кайтып китәсең. Шуны берәр ничек хәл итеп булмыймы?

undefined
Светлана Корбанова:

–Чыннан да,  бу сорау белән еш мөрәҗәгать итәләр.  Аеруча ерак авыллардан. Бу үзегезнең җирлектәге фельдшерның ничек эшләвенә бәйле. Сезнең нинди дарулар эчүегез билгеле. Аны үзегезнең участок табибы да белә. Шулай булгач, фельдшерай саен табибка кереп, рецептларны яздырып, даруханәдән даруларны алып кайтып, сезгә өләшергә тиеш. Моның буенча баш табибның да күрсәтмәсе чыкты.  Әгәр табиб анализлар бирергә чакыра икән, шул вакытта гына килергә кирәк. Дарулар буенча фельдшерыгыздан алып кайтып бирүен сорагыз. 
–Район хастаханәсендә барлык организмы тикшертү өчен тамография булмаганлыктан, Чаллыга, Казанга йөрергә мәҗбүрбез. Шунда йөргән өчен юл акчаларын каплап булмыймы?  Күренгән документларны да илтеп тапшырырга кирәк. Аларын авыл җирлеге советлары аша эшләп булмыймы?
–Хәзер таләпләр үзгәрде. Әгәр кеше Чаллыга үзе бара алмый, урын өстендә икән, читтән торып кына документларны Чаллыга компьютер аша җибәрәбез дә, безгә шалтыратып, бу кешенең туганы имза куеп, документларын килеп алсын дип хәбәр итәләр. Документ барыбер Актанышта әзерләнә. Авыру, фельдшер, участок табибы – алар бер-берсенә бәйләнгән. Сез иң элек фельдшерыгызга мөрәҗәгать итәргә тиеш. Ул исә шундый авыруым бар, нишлим, дип участок табибына чыга. Участок табибы авыруның картасын күтәреп миңа керә. Әйтик,  апа яисә абый 3 төркем инвалид иде, хәзер хәле тагын да авырлашкан , ди. Бу очракта документларны әзерлибез. Ләкин күз табибы авыруның килүен таләп итә. Күзне карамый, ЭКГ язмый документны яза алмыйбыз. Авыруны хастаханәгә алып килүдә кыенлыклар туа икән, ашыгыч ярдәм машинасын чакырырга мөмкин. Хастаханә эчендә кресло-коляска белән лифт ярдәмендә икенче катка алып менү мөмкинлеге дә каралган. Сез мине дә дөрес аңласагыз иде. Мин сез Чаллыдан кире борылып кайтмаслык булсын дип тырышам. 
Ә тамографиягә килгәндә, чыннан да, ул аппарат бездә юк. Әгәр табиб сезгә тамография үтәргә куша икән, хастаханәдән квота нигезендә юллама бирәбез. Һәм ул бушлай була. Әгәр юлламасыз барасыз икән, ул вакытта түләүле була. Тамографияне  үз белдегегез белән, тукта әле үтеп карыйм дип кенә бармаска киңәш итәм. Чөнки сез бер тапкыр тамография үткәндә, 38 тапкыр флюорография үткән тикле доза нурланыш аласыз. Тамография үткәнче УЗИдан күренегез. Әгәр шул анализларны карагач табиблар шик бар, тамография үтегез дигән очракта гына барыгыз. 
–Тернәкләндерү үзәкләренә, шифаханәләргә юлламалар ничек бирелә?

undefined

Реклама

Гөлнара Хөсәенова:

-2016 елдан кабат шифаханә-курорт юлламалары буенча эшли башладык. Бу тернәкләндерү буенча юлламаларга кагылмый. Анысы социаль яклау бүлеге аша бирелә. Безнең бүлек әгәр кеше социаль пакеттан баш тартып, акчага күчмәгән очракта гаризасын кабул итеп, чиратка куябыз. Барлык документны Казанга җибәрәбез. Юлламалар Татарстанга гына түгел, Рәсәй аша кайта. Һәм без Казан аша килгән чират нигезендә генә юлламаларны бирә алабыз. Шунысы уңайсыз, социаль пакетта юллама күләме өчен акча бик аз каралган. Ә юллама бәяләре кыйммәт. Шуның нәтиҗәсендә чиратлар арта. Бу елны юлламалар июль аеннан бирелә башланды. Безнең район буенча 42 юллама гына бирелде. Аның дүртесе балаларга. Ә производствада травма алган инвалидларга юлламалар ел саен бирелә. Чөнки шушы травмалар буенча без оешмалардан взнос җыябыз. Шулар хисабына аларга юлламалар бирелә. 
–УЗИда күренү өчен талоннар булмый?

Светлана Корбанова:

–Ай башында һәр участок табибына 10-15 буш талон бирәләр. Табибка күренергә баргач, әгәр сезгә УЗИда күренергә кирәк икән, аны табибыгыздан сорый аласыз. Әгәр тиз күренү таләп ителсә, ул көнендә карарга дип язып куя. Бу күренүләр бушлай. Чаллыга УЗИга җибәрә алмыйбыз. Чөнки үзебезнең хастаханәдә өч УЗИ аппараты бар. 
– Колак аппаратлары бушлай кемнәргә  бирелә?
–Моның өчен иң элек Чаллыга сурдологка күренергә кирәк. Әгәр ул кирәк дигән диагноз куя икән, инвалидлыгы булмаган кешеләргә социаль яклау бүлеге аша, ә инвалидларга безнең хастаханә аша комиссиядә каралып, кайтартыла. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев