Актаныш

Сораулары да аз түгел, бүләкләнүчеләре дә күп

Татар Суыксуы авыл җирлегендә 2016 елда 6 сабый дөньяга килгән. Әмма 31 үлем булуы демографик хәлнең кискен халәттә саклануын аңлата. 1 гаилә теркәлгән, 1 гаилә аерылышкан. - Халыкның картаюы безне борчый. Үлүчеләр арасында 4 кешенең эш яшендә булуы тагын да аянычлырак, - ди авыл җирлеге башлыгы Рәсүл Харисов. Әмма авылларда...

Татар Суыксуы авыл җирлегендә 2016 елда 6 сабый дөньяга килгән. Әмма 31 үлем булуы демографик хәлнең кискен халәттә саклануын аңлата. 1 гаилә теркәлгән, 1 гаилә аерылышкан.
- Халыкның картаюы безне борчый. Үлүчеләр арасында 4 кешенең эш яшендә булуы тагын да аянычлырак, - ди авыл җирлеге башлыгы Рәсүл Харисов. Әмма авылларда тормыш начарлануга таба бара дип, беркем дә әйтә алмас. Болар хакында җирлек башлыгының халык алдында ясаган чыгышында да тәфсилләп күрсәтелде.
Җирлектә 2 авыл хуҗалыгы предприятиесе - "Янаул" оешмасы һәм "Әнәк" агрофирмасы. Берсендә - 80, икенчесендә 50 кеше эш белән тәэмин ителгән. 2007 елдан Эльвира Шәрәфетдинова җитәкчелегендә "Агыйдел" кулланучылар кооперативы шәхси хуҗалыклардан сөт җыйный. Шәхси эшмәкәрләр Ирина Сәйфетдинова, Илһам Идрисов (Яңа Кормаш) та бу эшкә җитди карыйлар.
Илмар Хәлиуллин, Рузилә Газетдинова, Динисә Әюпова, Илгизәр Муллаянов, Гөлнара Минһаҗева, Булат Адиев, Вилдан Хәбиров, Индус Әхмәтзәкиев, Фәнил Шәисламов сөт сатудан якынча 140-150 мең сумлык табыш алганнар.
5 кешегә ЛПХ кредиты бирелгән. Алар - терлекчелек белән шөгыльләнүчеләр, мал тораклары торгызалар. Яшелчә, җиләк-җимеш, үсентеләр үстереп сатучылар бар. Ирина Миңнекәева, Эдуард Суарметов шундый сәүдәгә кереп киткәннәр.
Авылда су җитмәү проблемасы өлешчә хәл ителгән. Татар Суыксуы авылында республика бюджетыннан бирелгән 14 млн сум акчага яңа су трассасы эшләнгән, яңа скважиналар казып, яңа башнялар утыртылган. Язга чыгуга су басымын көйләп бетерәсе калган. Мари Суыксуда да су трассасын яңартуны күздә тоталар. Яңа Кормашта казылган яңа скважинадан файдалана башларга ниятләп торалар.
Республика федераль программасына кертелеп, Татар Суыксуы мәдәният йортын капиталь төзекләндерүгә керешкәннәр. 2017 елда Татар Суыксуы һәм Мари Суыксуның үзәк урамнарына 1.7 км озынлыкта вак таш җәю планлаштырыла.
- Узган ел җыелган үзара салым акчасын Карт һәм Яңа Кормаш авылларында бар кеше дә тапшырып бетерде. Ләкин Татар Суыксуында - 67, Мари Суыксуда 10 кеше үзара салым акчасын түләмичә, җирлегебезнең төзеклегенә карата битарафлык күрсәттеләр. 2017 елда җыеласы үзара салым акчасына Кәлтәү авылы зираты коймасын ныгыту, Карт авылындагы зиратны төзекләндереп бетерү, авыл урамнарын ныгыту, урам утларын көйләп бетерү, Мари Суыксудагы чишмәне карау, җирлектәге башка су чыганакларына игътибар бирү кебек эшләр ниятләнде, болар хакында халык хәбәрдар, чөнки алар референдум бюллетеньнәрендә күрсәтелгән иде, - диде Рәсүл Харисов.
2009 елдан әлеге җирлектә янгын сүндерү посты эшли башлаган иде. Аның 2 янгын сүндерү машинасы бар. 11 кеше якын-тирәдәге 13 авылга хезмәт күрсәтә. 2016 елда 69 чакыру булган, 12се - ут чыгу очрагы. "Бу депоның безнең җирлектә булуы бик әйбәт. Берничә тапкыр зур янгын афәтеннән коткарып калдылар," - диделәр алар турында.
Татар Суыксуы табиблык амбулаториясе баш табибәсе Наилә Әминова медицина хезмәте күрсәтүгә кагылышлы эшчәнлек белән таныштырды. Ул табибларга еш мөрәҗәгать итүдән курыкмаска чакырды. Авыл кешеләренә мөрәҗәгать итеп: "Сәламәтлегегезне саклагыз. Ул - Аллаһы Тәгаләдән бирелгән иң зур байлык," - диде.
Район башлыгы урынбасары Илфак Бариев та Татар Суыксуы сәламәтлек саклау оешмасының яхшы эшләвен бәяләп үтте.
- Районга 11 яшь табиб кайтты. Алар 5 елга килешү төзеделәр. Киләчәктә дә эшләп калырга теләүчеләре бар. Медицина учреждениеләренә барып, сәламәтлегегезне кайгыртып торыгыз, - дигән фикерне Илфак Шамил улы да ассызыклады.
Татар Суыксуы авыл җирлегенең хисап җыелышы башка җирлекләрдәгедән ике ягы белән аерылып торды: беренчедән, шәхси хуҗалыклардан сөт җыючылар иң күп сөт тапшыручыларны бик мулдан бүләкләделәр. Икенчедән, сорау бирергә теләүчеләргә кәгазь-каләмнәрне алдан ук әзерләп куйганнар иде.
Чүплеккә, суга, урам юлларына һәм утларына кагылышлы сораулар шактый керде. Аларга урында ук җавап бирелде. Җыелыш беркетмәсенә бу сорауларның барысын да теркәп, күчермәсен район җитәкчелегенә тапшырырга, дип килештеләр. Мәктәп укучыларын йөртүче автобусның салкын булуы да ата-аналарны урынлы борчый. Мәктәп директоры яңа уку елына яңа автобус биреләчәген әйтте. Илфак Бариев аңа кадәр үк мәсьәләне уңай якка хәл итәргә кирәк, дигән фикерен белдерде. "Авылыбызда интернет нигә бик әкрен эшли?" дигән сорауны да озаклатмый өйрәнеп, чишелешен табу турында сүз булды.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: