Актаныш

SOS! Җанымны коткарыгыз: Сугышта катнашкан Актаныш хатын-кызының фаҗигале язмышы турында Эльмира Закирова

Бу язма – Бөек Ватан сугышы фронтларының алгы сызыгында көн саен үлем белән очрашып та исән-сау әйләнеп кайткан, ләкин гаиләдә икенче сугышка, ир тарафыннан җәбер-золымга эләгеп, дөньядан вакытсыз китеп барган хатын-кыз язмышы турында.

Беренче Украина фронты өлкән сержанты радист Рәҗәп Вәҗиевага ут эченнән штабка мөһим мәгълүматлар, хәрби приказлар тапшырып торырга да, Морзе әлифбасында ашыга-ашыга «өч нокта-өч тире-өч нокта» җыеп, безнең җаннарны коткарыгыз дип, SOS һәлакәт сигналы җибәрергә дә туры килгәндер. Ә менә сугыштан кайткач күргәннәре – үзенә ярдәм сорап һәлакәт сигналлары җибәрерлек булган. Рәҗәп апаның кызы Рузалия Низамова хәтерендә шулар куркыныч фильм кебек кабат-кабат яңара. Ул сөйләгәннәр, күз яшьле көндәлек битләре булып ачыла бара... 

  

Аерылып та китмәде, рәхәт тә күрмәде 

1950 нче еллар ахыры. Мин белә-белгәннән бирле әни больницада икешәр смена санитарка булып эшләде. Өйгә тәмам хәлдән таеп кайта иде. Ир кеше агач утыртырга, йорт салырга, уллар үстерергә тиеш, диләр. Безнең әни хатын-кыз була торып та шуларның барысын да үтәде. «Татарстан» совхозында алма бакчасы утырткан. Аннары Киров совхозына күчеп кайтып, шунда беренче өен салган. Сәфәр урамындагы иң азаккы өй безнеке иде. Байсарга кайткач, башта интернат янындагы өйалдысы да булмаган өйне сатып алды, аннан яңа өй салдырды. Үз гомерендә өч өй салып керде ул. Үзе җыйган акчага, үз тырышлыгы белән! Дүрт бала табып үстерде. Әти безнең тормышка битараф булды. Авылдан авылга йөрде, шәһәрләргә китеп, башка хатыннар белән яшәде. Кушаматы зимагур иде. Бервакытта да безгә акча бирмәде. 

1956 ел, март. Күз алдында һаман бер картина: тәрәзәдән кар яуганы күренә, ул шундук эреп, дөньяны пычрата... ә безнең өйдә мәхшәр! Әти әнине кыйный. Мин бер кат күлмәктән шул пычрак урамга чыгып йөгерәм дә әбиемнең өй почмагына барып ышыкланам. Әни килгәнче шунда басып торам, чөнки ул әбине уятып борчымаска куша... Бәлки, әнисенә бөтенесен сөйлисе дә килмәгәндер... 

 1957 ел. Бер көнне әнинең күкрәген такта белән кысып алган. «Әнине үтерәсең!» – дип елап, сеңлем белән икебез ике ягына асылынабыз, ә әнинең авыз-борыныннан кан ага. Сугышта күрмәгәннәрен ир кулыннан күрде инде! Инде ничәнче мәртәбә: «Әни, аерылыйк!» – дип ялварам. Ул бер сүз дә дәшми. Аерылып та китмәде, рәхәт тә күрмәде. Әнинең язмышы менә шундый булды. Сугыштан исән-сау кайтып, 47 яшендә әрәм булды. Икенче сугышка килеп эләгеп, шулай дөнья көтте.  Язмышы үкенечле булды. Бер генә минутка да исемнән чыкканы юк. Хәзер искә төшерәм дә... 

60 нчы еллар. Әнине жәлләп бөтен эшләрен эшләргә тырыша идем. Алтынчыда укыганда керләр юа идем инде. Аның бердәнбер күлмәге бар иде, гармун кебек рәсемнәр дә төшкән. Үзе гел ямалып беткән. Эчке күлмәкләрендә дә ямау өсте ямау. Аларны көчкә күтәреп сыгам. Бер юньле киеме дә булмаган инде. Үләр алдыннан үзенә плащ, бер свитер алып кала алды. Мендәр дә, юрган да юк иде безнең. Салам тутырылган мендәр, матраста өскә әнинең шинелен ябынып йоклыйбыз... 

 1970 ел. Декабрьдә аңа 48 яшь тулырга тиеш иде. 1970 елның августында китеп барды. Энекәшләр әле кечкенә, мәктәптә укыйлар. Мин инде кияүдә, ун айлык кызым бар. Гүзәл генә кайтып җитә алмады. Мединститутка имтиханнар тапшырып йөри иде. Әнкәй үзе үк: «Имтиханнарны бирә алмадым, конкурстан узалмадым дип кайта күрмәсен берүк, медучилищега булса да керсен!» – диде һаман. Чөнки заманында үзе Казан медучилищесына дип чыгып киткән булган. Пароходта документларын урлаткан... Аннары инде Бауман урамындагы типографиягә урнашкан. Шуннан сугышка киткән... Үләсе көнне дә Гүзәл белән сөйләшкән әле телефоннан. Рус телен генә тапшырасы калган... Ә берничә сәгатьтән кайгылы хәбәр килеп җитә. Елап ректорга керә. «Кызым, үлгән әниеңне кайтара алмыйсың. Кайтырга да өлгермисең. Имтиханыңны тапшыр, синең бар да әйбәт бара», – ди ул.     

1954 ел.  Мин кечкенә идем әле. Совхозда яшәгән чак. Ирләр юк. Хатын-кызлар өй борынча кич утырырга йөри. Апалар, безгә кереп, калай мич тирәсендә дөнья хәлләрен сөйләшәләр. Алар чыгып киткәч, әни радионы борып ача. Татарча радиоспектакльләрдән еш кына сугыш эпизодларын яңгыраталар. Пи-пипи-пи... Морзе әлифбасында  нәрсәдер хәбәр итәләр. Әни тиз генә кәгазь-карандаш алып, шул морзянканы шифрлый башлый. «Әни, нинди сызыклар ул? Син каян беләсең?» – дип сорыйм.  «Менә монда фашистларның кайда тупланганын, сугышның ничек барганын штабка хәбәр итәләр. Радистлар шулай эшли», – ди. Үзе башлап сөйләми. Гомумән, әни сугышта күргәннәре турында саран гына искә төшерә иде. Сугышта булганга шундый булып калганмы, башка сәбәпләрме... Сөйләгәннәре аерым эпизодлар булып кына искә төшә. 

Фриц куак арасыннан килеп чыгар кебек 

Әни истәлекләреннән. «Кичтән повестка китереп тоттырдылар. Иртән 7.30 га Вахитов районы военкоматына килеп җитәргә кушылган. 1 котелок, 1 кашык, 1 кружка, алмаш кием алырга дип язганнар. Әнине дә күрми үләм икән дип, төне буе елап чыктым... 1942 елда, сугышның иң хәтәр көннәрендә бу. 1941 елда әле нәрсә килеп чыгасын аңлап та бетермәгәннәрдер. Очучы-разведчик Фәрваз абыем да каты яралана. Госпитальдән чыккач, ике генә көнгә авылга кайта. Һәлак булды хәбәре килгәч бит әле ул. Әни чак һуштан язмый. Кабат фронтка китә абый. Аның турында легендалар йөри. 283 очыш ясап, меңнәрчә километр ара очып, йөзләгән метр фотопленка төшерә. Эфирга сигналлар җибәрә: «Алтмышка якын вагон. Ачык платформаларда барлыгы кырык танк». Берсендә разведкадан кайтып барышлый Терек елгасы аркылы салынган күпердән дошманның берничә танкы узып бара. Барлык бомба запасын шулар өстенә яудыра штурман. Танкларның берсендә немец генералы – Төньяк Кавказ фронты командующие утырган булып чыга. Фашистлар өчен бу югалту зур фаҗигагә әверелеп, алар фронт буенча өч көнлек матәм игълан итәләр... 

Әни истәлекләреннән. Машиналарга утыртып вокзалга алып килделәр башта. Аннан вагоннарга төяделәр дә алып киттеләр, кая баруыбызны әйтмәделәр. Казан кызлары Тамара белән Галя юл буе җырлап-биеп барды. Мин еладым да еладым. Поезддан төшкәч, тагын исемлек буенча тикшерделәр. Япан кыр. Сугыш авазлары яңгырап ишетелеп тора. Шомлы. Тамарага – передовойга, Галяга кухняда каласың, диделәр. Кызлар, аермагыз безне дип, кочаклашып елый башлады. Шунда каян нинди көчләр алганмындыр – русчам да чамалы, званиеләрен дә белмим – «Товарищ командир, пусть они на передовую идут, оставьте меня на кухне», – дидем. Баштанаяк карады да: «Вазеева, на кухню!» – дип приказ бирде. Бер украин егете ашарга пешереп йөри иде. Исемемне сорады. «Рәҗәп... Разяп», – дидем. «Р хәрефе бар, З бар, димәк – Роза син!» – диде. Миңа бөтен ризыкны пешерергә өйрәтмәкче! Ул да булмады, «В атаку!» дигән приказ яңгырады,  поварны да чакырып алдылар. Автоматын алды да китте, кире әйләнеп кайтмады. Нишләргә белмим. Повар кайтыр дип, бер әйбергә тотынмадым бит! Алай да нидер пешереп, тәлинкәләргә бүлдем. Берзаман котелоклары белән өстәлгә бәрә башладылар. «Мондый повар кирәкми!» – дип шаулашалар. Тора-бара өйрәндем. Авылларга керергә туры килсә, ярманы кәбестәгә алмаштырдым. Бушап калган бакчалардан кәбестә яфаклары җыйдым... 

Әни истәлекләреннән. Фәрваз абыйның йогынтысы булгандыр дим. Чакырып алып, Морзе әлифбасын өйрәтә башладылар миңа. Көндез – кухняда, кич укуда булам. Менә шулай радист булып куйдым. Машинада йөрибез. Кабельләр салып, элемтә чыбыкларын сузып... Беребез килгән хәбәрләрне кабул итеп утыра, калганнар тышкы якта дежур тора. Машина артында  берүзем саклап торганда шундый курка идем! Фриц куак арасыннан килеп чыгар да автоматтан ата башлар сыман... 

 

Яртылаш йөз, сыңар куллар оча... 

1960–70 нче еллар. Әнинең бер чемоданы бар иде. Шунда медальләре, солдат кенәгәсе, карточкалары, солдатлар белән төшкән фотолары... Ул фотоларны әти ертып, тураклап ташлады. Күз алдына китерәсезме: ерткаланган фото кисәкләре җилдә яфрак кебек оча... Әнинең сурәттәге бөдрә чәчләре,  яртылаш йөзе, күзләр, сыңар куллар, пилоткалы солдат башлары... Әни үлгәч, ул чемоданны үзем белән алып китәргә талпындым башта, аннан, өйдә кеше кала бит әле дип, кагылмадым. Шулай да бер нәрсәне эшләдем. Әнинең әбидән калган көмеш чулпылары бар иде. Шуларны уенчык итеп уйный идек. Берсе дә калмады, югалып бетте. Энекәшләр бала-чага белән уйнап, югалтып бетерер дип, медальләрен әнинең баш очындагы мендәренә кадап куеп, үзе белән бергә җир куенына озаттым. Ул вакытта аңлап та, кадерен белеп тә бетермәгәнбез инде. Сугыш һәр өйгә, һәр гаиләгә кергән бит. 1970 елда Җиңүнең 25 еллыгына багышлап клубка җыйдылар. Медальләр тапшырдылар. Ул бер генә җыелышка барып калды, мәрхүмкәем.  Фотодагы костюмы да үзенеке түгел, эчтән кигән кофтасы да... Андый җирләргә киеп чыгар киеме дә юк иде аның. Гел шул бер халаттан йөрде. 

Нәрсәгә шул ир белән торды икән газапланып?.. Юкса сугыштан кайткач, бер украин егете килә – әнисе кире бора, Сорокин дигән керәшен егете килә, әнисе тагын риза булмый. Сорап килгән бер балалы иргә биреп җибәрәләр – җәяүләп качып кайта. Күрше авыл егете Рифгатькә – безнең әтигә чыга. Үземне аның урынына куеп, анализлап карыйм да, җавап табалмыйча гаҗиз булам. Нигә? Нигә? Нигә? Өстеннән йөрде бит ул аның. Шәһәрләргә китеп, башка хатыннар белән яшәде. Өйгә бер тиен акча бирмәде. Никләр түзгән әни?! Сугышта үлем белән дә очраштым әле дипме? Балалар хакынамы? Кеше сүзеннән кыенсыныпмы? Психологик яктан аңларга тырышып карыйм да төртеләм. Бу инде сугып җибәреп бит күгәреп чыгу гына түгел. 

Авыл советы элеккеге байлар кибетенең икенче катына урнашкан иде. Әти белән әни йомыш белән кереп, икесе арасында тавыш чыккан. «Әтиең Рәҗәп апаны өстерәп алып, икенче каттан аска кадәр тибә-тибә алып төшеп китте», – дип сөйләделәр. Хәер, сөйләмәсәләр дә, үзем күреп үстем бит. 15–20 минут кына черем итеп ала да сикерә дә тора иде әни. Сугыштан шулай калгандыр, нервылары беткәндер дип уйлый идем... 

Кеше кулыннан үтмәсәм ярар иде, кызым! 

13 август, 1970 ел. Безгә Күҗәкәгә соңгы килүендә әнине йоклаттым да каршыдагы буага бала чүпрәкләре юарга төшеп киттем. Ул арада артымнан килеп тә җиткән. «Сине эзли-эзли арып беттем», – ди. Басмага аягын сузып утырды да: «И кызым, кеше кулыннан үтмәсәм ярар иде инде», – диде. Ул сүзләрнең мәгънәсен аңламаганмын шул. «Нәрсә соң ул?» – дигәч, эндәшмәде. «Кызым, әллә яшәп була, әллә юк – сиңа әйтәсе сүзләрем бар әле», – диде бераздан. Кинәт әллә нишләп киттем. «Нәрсә сөйлисең син, әни?! 47 яшеңдә үләргә җыенасыңмы? Балаларыңны кем карар?» – дип, бу сөйләшүдән ераклаштырасым килде. 

14 август, 1970 ел. Әнине җомга көнне ирем белән авылыбызга кайтардык. Чәй дә эчеп тормадык, ашык-пошык кына саубуллаштык та чыгып киттек. Дүшәмбе барыбер отпускыга кайтам бит. 

И яңгыр килә инде. Чыланмасын дип, кабалана-кабалана печән җыярга чыктык. Шунда кинәт күңелемә шом төшеп, әни янына кайтасым килә башлады. «Кайтып килим әле. Эчем поша. Әнигә бер-бер хәл булмагае. Их, теге машина да безнең якка кайтып китәчәк бит!» – дип өзгәләнгән идем, ирем җибәрмәде. 

16 август, 1970 ел. Төнлә төш күрәм. Әни белән икәү  буа басмасында икәнбез. «Кызым, сиңа әйтер сүзем бар», – ди. «Хәзер, әни, синең якка чыгам», – дип, басманың теге ягына гына чыгам – әни икенче якка күчкән була! Инде кабат әни янына чыгып җиттем генә дигәндә, ул тагын каршы ярда. Уртада – су... Безгә чапырыш кына парторг Камильяновлар өе иде, төштә өй почмаклары җимерелеп төшкәнен күрдем. Мин утырып кайтырга теләгән машина да шунда... 

17 август, 1970 ел. Иртән ирем районга, ерак туганыбызның бездә торучы кызы клубка (ул шунда эшли иде) җыена башлады. Чәй эчкәндә төшемне сөйләдем. «И апа, әйбәткә түгел. Үлем-китем булмагае», – дип шөбһәгә салды туганыбыз. Озак та үтми тыны куырылып клубыннан йөгереп кайтты, әниең авыр хәлдә, ди. Иремнең энеләренә ат җигәргә кушып, әнинең хәлен белешергә дип телефонга чыгып чаптым. «Нәрсә дип шалтыратасың? Әниең үлгән инде!» – ди секретарь апа. Трубканы ыргыттым да урамга атылдым. Барсам, атлар җигелмәгән дә әле. Шулчак күрәм: бишекле мотоциклда кожаннар киеп утырган парторг узып китте. Артыннан өйләренә йөгердем. Ихаталарына керә-керешкә хәлне аңлаттым да, очтык кына авылга! «Тизрәк, тизрәк!» – дип куалыйм әле. «Газны бөтен көченә ачып бетердем, моннан да тиз баралмыйм!» – ди Камильянов. 

Бераз калкулык булып күтәрелгән урамнан күземне алмыйча, кечкенә чакта әнинең эштән кайтуын гел көтеп тора идем. Шул юлдан әни зиратка китеп барадыр кебек... 

Кайтып туктадык. Халык ыгы-зыгы килә. Атылып кердем дә: «Әни, үтерделәрме?..» – дип сыгылып төштем. Беләм бит инде, әти тагын кулы белән уйнаган. Күршеләр: «Юк, үтермәделәр. Үзе... Кан басымы белән...» – дип, мине җилтерәтеп алдылар да, үлек өстенә яшь төшерергә ярамый дип, урындыкка утыртып куйдылар. 

Ниләр әйтергә теләгән идең икән миңа, әнием?! Һәлакәт киләсен сизеп, җанымны коткарыгыз, дип ялвардың микән? Аллаһы Тәгаләдән ярлыкау сорадыңмы? Минем ирем дә кул күтәрергә ярата. Каршыңда сүз бирәм, әни, синең тормышны кабатламаячакмын. Кул күтәрә икән – араларны өзәм! Бәхил бул, әнием! Гомер буе сине сагынырмын! Соңгы сулышымача йөрәк түремдә булырсың, әнкәем минем!.. 

Чыганак: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/sos-anymny-kotkarygyz

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: