Актаныш

Социаль хезмәткәрләр көненә багышланган бәйрәм чарасы

10 июнь көнне "Тургай" кафесында социаль хезмәткәрләр көненә багышланган бәйрәм чарасы үткәрелде. Бәйрәмгә җыйналган социаль хезмәткәрләрне Башкарма комитет Җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ландыш Шәмсунова тәбрикләде һәм алдынгы хезмәткәрләргә Актаныш районы Башлыгының Рәхмәт хатын, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының мактау грамоталарын тапшырды. Соңыннан...

10 июнь көнне "Тургай" кафесында социаль хезмәткәрләр көненә багышланган бәйрәм чарасы үткәрелде.
Бәйрәмгә җыйналган социаль хезмәткәрләрне Башкарма комитет Җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ландыш Шәмсунова тәбрикләде һәм алдынгы хезмәткәрләргә Актаныш районы Башлыгының Рәхмәт хатын, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының мактау грамоталарын тапшырды.
Соңыннан социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ойгул Мирзәшәрипова социаль өлкәдә эшләүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм рәхмәт хатларын тапшырды.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: