Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Социаль ипотека буенча 49 фатир кемнәргә бирелә?

Конкурста 18 яшьтән 30 яшькә кадәр булган яшь кешеләр катнаша ала.

Бүгенге көннән Татарстанда социаль ипотека программасы буенча торак алу өчен яшьләр сәясәте лидерлары арасында конкурсның заявка кампаниясе ачылды. Бу хакта  ТР Яшьләр эшләре буенча министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов хәбәр итте.

«Конкурс республикада 2011 елдан бирле үткәрелә. Быелдан студентлар, аспирантлар, яшь белгечләр социаль ипотека буенча ташламалы шартларда торак алуга дәгъва итә алалар. Төп шарт-үз вузларында, районда, учреждениедә яшьләр сәясәтен тормышка ашыруда катнашу. Конкурста 18 яшьтән 30 яшькә кадәр булган яшь кешеләр катнаша ала», — диде ул.

Тимур Сөләймәнов  билгеләп үткәнчә, социаль сораштыру мәгълүматларына караганда, 30 яшькә кадәрге кешеләрнең 60% тан артыгы торак мәсьәләсен хәл итүдә яшьләргә ярдәм күрсәтүдә дәүләтнең төп ролен күрә.

Ел саен конкурс нәтиҗәләре буенча социаль ипотека программасында катнашу хокукына ия булган 49 җиңүче билгеләнә. Заявка кампаниясе 2020 елның 31 июленә кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев