Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Социаль ипотекага фатир, йорт алучылар өченче бала өчен 450 мең сум күләмендә дәүләт субсидиясеннән файдалана алалар

Элегрәк субсидия банклар биргән кредитларны түләүгә генә бирелгән иде.

Дәүләт торак фонды белән займ килешүләре төзегән Татарстанның соципотекачылары да өченче бала туган өчен 450 мең сум күләмендә дәүләт субсидиясеннән файдалана алалар. Бу хакта матбугат конференциясендә ТР Дәүләт торак фонды башкарма директоры урынбасары Булат Гыйльманов сөйләде.

"Элек субсидия банклар биргән кредитларны түләүгә генә бирелгән иде. Бу таләп социаль ипотека буенча торак алган күп балалы гаиләләрне субсидияләрдән файдалануда чикләде", - диде спикер.

Яңа закон 2019 елның 1 гыйнварыннан алып 2022 елның 31 декабренә кадәр Дәүләт торак фонды белән займ килешүе төзегән өченче (яки икенче) бала туган социаль ипотекалы гаиләләргә дәүләттән ипотека түләүгә ярдәм алырга мөмкинлек бирә. Субсидия алу өчен аларга ДТФ вәкиллегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Чыганак: 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев