Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Социаль түләүләр үзгәрә

Дәүләт ярдәме адреслы булырга тиеш дип, инде күптәннән сөйлиләр. Башка илләрдән үрнәк алып, хәзер бездә дә бу юнәлештә актив эш бара. Законнарга үзгәрешләр кертеп, ярдәмгә мохтаҗ түгел, үз-үзен кайгыртыр хәлдә дип табылганнарга субсидияләрне бетерәләр. Шул рәвешле янга калдырылган акчаларны төбәкләр башка социаль юнәлешләрдә файдалана ала, чын-чынлап мохтаҗ булганнарга ярдәм итү...

Дәүләт ярдәме адреслы булырга тиеш дип, инде күптәннән сөйлиләр. Башка илләрдән үрнәк алып, хәзер бездә дә бу юнәлештә актив эш бара.
Законнарга үзгәрешләр кертеп, ярдәмгә мохтаҗ түгел, үз-үзен кайгыртыр хәлдә дип табылганнарга субсидияләрне бетерәләр. Шул рәвешле янга калдырылган акчаларны төбәкләр башка социаль юнәлешләрдә файдалана ала, чын-чынлап мохтаҗ булганнарга ярдәм итү мөмкинлеге арта.
Быел "Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында"гы законга кайбер үзгәрешләр кертелде. Алар нигезендә, киләсе елдан "Хезмәт ветераны" исеме бирелгән кешеләргә ташламалар нәкъ менә керем дәрәҗәсенә карап билгеләнә башлый. Барлык үзгәрешләр 2016 елның 1 гыйнварыннан үз хокукларын белдерүчеләргә генә кагылачак.
Транспорт чыгымнарына дигән субсидия (ЕДВ) бирүдәге үзгәрешләр исә, "Хезмәт ветераннары"на гына түгел, гомумән, барлык пенсионерларга да кагылачак. Кереме 20 мең сумнан артмаган өлкәннәргә айлык акчалата түләү 427 сум булачак. Керем дәрәҗәсе 20 мең сумнан күбрәк булганнарга исә, 280 сум гына күчерелә.
Закондагы үзгәрешләр турындагы мәгьлүмат ноябрь өчен счет-фактураларның арткы битендә урнаштырылды һәм адреслы мәгълүмат итеп таратылды .Әгәр мондый мәгълүмат алмагансыз икән, димәк, бу яңалыкларның сезгә бернинди катнашы да юк. Түләү кәгазьләрендә күрсәтелгән телефон буенча, аңлашылып бетмәгән мәсьәләләргә ачыклык кертергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев