Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Соципотека һәм арендалы торак программаларында катнашучылар өчен ике йорт төзелеп бетте

Болгар һәм Алабугадагы яңа йортларда социаль ипотека һәм арендалы торак программаларында катнашучы ятим балалар яшәячәк. Татарстанның Спас районы Болгар шәһәрендә - 36, Алабугада 56 фатирлы йортны төзү эшләре тәмамланды, дип хәбәр итә ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды матбугат хезмәте. Моннан тыш, Түбән Кама шәһәренең 49нчы микрорайонында 160 фатирлы йортны...

Болгар һәм Алабугадагы яңа йортларда социаль ипотека һәм арендалы торак программаларында катнашучы ятим балалар яшәячәк.
Татарстанның Спас районы Болгар шәһәрендә - 36, Алабугада 56 фатирлы йортны төзү эшләре тәмамланды, дип хәбәр итә ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды матбугат хезмәте.
Моннан тыш, Түбән Кама шәһәренең 49нчы микрорайонында 160 фатирлы йортны төзү эшләре төгәлләнеп килә.
Түбән Камадагы яңа йортта республика социаль ипотека программасында катнашучылар - предприятие хезмәткәрләре, Болгардагысында - ятим балалар һәм арендалы торак программасында катнашучылар, Алабугада сафка баскан йортта социаль ипотека программасында катнашучылар һәм ятим балалар яшәячәк.
Татарстанда 2013-2017 елларда 1502 ятим бала торак белән тәэмин ителгән. 2018 елда тагын 297 ятим фатирлы булачак.
Объектларның инвесторы - ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды. Бүгенге көндә Дәүләт торак фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла торган дәүләт программалары буенча 2146 фатирлы 57 йорт файдалануга тапшырылган. Аларның гомуми мәйданы 115 мең 431 квадрат метр тәшкил итә.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев