Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

“Союз 2015 – Җиңү варислары” җыены

Казанда Бөтенрәсәй яшьләрнең белем, хәрби-спорт оешмаларының һәм кадет корпусларының Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап "Союз 2015 - Җиңү варислары" дигән җыены узды. Анда 600 кеше катнашты. Җыен ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов патронажында узды. 10 кадеттан торган Актаныш кадет интернат-мәктәбе командасы 10 көн дәвамында җыенда катнашып, үзебезне күрсәтүгә ирештек. Төрле спорт...

Казанда Бөтенрәсәй яшьләрнең белем, хәрби-спорт оешмаларының һәм кадет корпусларының Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап "Союз 2015 - Җиңү варислары" дигән җыены узды. Анда 600 кеше катнашты.
Җыен ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов патронажында узды.
10 кадеттан торган Актаныш кадет интернат-мәктәбе командасы 10 көн дәвамында җыенда катнашып, үзебезне күрсәтүгә ирештек.
Төрле спорт һәм интеллектуаль ярышларда чыгыш ясадык: төп лагерьны төзекләндерү, таулы-урманлы урыннарда дөрес ориентлашу, марш бросок, фехтование, пычак ыргыту, снайпер атуы, каршылык полосасын үтү, беренче медицина ярдәме күрсәтү, пейнтбол, йөзү һ.б.
Безнең команда җиңүләр яулады һәм ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм Премьер-министр урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов имзалаган дипломнар белән бүләкләнде. Җыенда актив катнашкан һәм тырышлык, җитезлек, кыюлык күрсәткән өчен мәдәният өлкәсендә уздырылган чарада "За национальную самобытность" номинациясендә дипломга лаек булды.
Шәхси җиңүләрдә түбәндәге укучылар җиңү яуладылар: Рөстәм Йосыпов (7 призлы урын), Дамир Кәримов (8 призлы урын), Ленар Хәсбиев (6 призлы урын), Илназ Гыйлемҗанов (6 призлы урын), Радик Шәрипов (3 призлы урын), ә калганнар 2-3 призлы урынга лаек булдылар. Җыенда катнашучы бөтен кадетлар таныклыклары булган медальләр белән бүләкләнделәр.
Безнең җитәкчеләребез - укытучы Л.Әхмәров, тәрбияче К.Корбанов - команданы әзерләгән өчен бүләкләнделәр. Мәктәп директоры Илсур Ялалов "Ярышка команданы әзерләүгә ярдәм иткән өчен" Рәхмәт хатына ия булды.
Үзләрен иң яхшы яктан күрсәткән кадетлар аерым бүләккә лаек булдылар. VIII сыйныфтан Ленар Хәсбиев I урын өчен командир сәгате, Х сыйныфтан Дамир Кәримов II урын өчен хәрби фонарь белән, VIII сыйныфтан Рөстәм Юсупов III урын өчен спорт палаткасы белән бүләкләнде.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев