Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Спиннердан куркырга кирәкми – КФУ белгече

КФУның Психология һәм мәгариф институтындагы шәхес психологиясе кафедрасы доценты Камил Насыйбуллов фикеренчә, спиннер - гадәти балалар модасы. Бүген спиннер Россиядә һәм бөтен дөньяда иң популяр уенчыкларның берсе булып санала. ММЧда бу уенчык гипер активлык һәм игътибар җитмәү синдромы (СДВГ) булган балаларга булыша дигән мәкалә чыккач, аның популярлыгы тагын да үсеп...

КФУның Психология һәм мәгариф институтындагы шәхес психологиясе кафедрасы доценты Камил Насыйбуллов фикеренчә, спиннер - гадәти балалар модасы.
Бүген спиннер Россиядә һәм бөтен дөньяда иң популяр уенчыкларның берсе булып санала. ММЧда бу уенчык гипер активлык һәм игътибар җитмәү синдромы (СДВГ) булган балаларга булыша дигән мәкалә чыккач, аның популярлыгы тагын да үсеп китте. Ә Россия Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтендә (Рособрнадзор) " балалар һәм үсмерләр мохитендә спиннерны агрессив таныту" аларның сәламәтлегенә зыян салырга мөмкин, дип саныйлар. Шуңа күрә әлеге оешма бу уенчыкның куркынычсызлыгын тикшерергә булды, дип хәбәр ителә КФУ сайтында.
Спиннер - подшипникка утыртылган өч канатлы кечкенә пропеллер.
КФУның Психология һәм мәгариф институтындагы шәхес психологиясе кафедрасы доценты Камил Насыйбуллов фикеренчә, спиннер - гадәти балалар модасы. Аның сүзләренә караганда, балалар даими рәвештә кызыклы һәм гадәти булмаган әйберләр белән мавыга. Икенче яктан, спинерның күчәр тирәли хәрәкәт итүе, игътибарны җәлеп итеп, психиканы тынычландыра. Әлеге уенчыкның асылы шунда ки, ул баланың кулын мәшгуль итә. Ә тән ниндидер эш белән мәшгуль булганда, игътибарны акыл эшенә юнәлтергә җиңелрәк, дип аңлата Камил Насыйбуллов.
Рособрнадзорның балаларның спиннерлар белән мавыгуына килгәндә, Камил Насыйбуллов фикеренчә, ул фәнни раслау алырга тиеш.
"Белүемчә, бу уңайдан бернинди дә җитди тикшеренүләр ясалмаган. Шуңа бүген, ышанычлы итеп, әлеге уенчыкның зыяны хакында әйтеп булмый. Шулай да, дәүләтнең иҗтимагый яңгыраш тапкан сорауга игътибар итүе начар күренеш түгел ", - дип билгеләп үтте белгеч. Аның сүзләренә караганда, спинерның файдасы һәм зыяны турындагы фикерләр әлегә гипотеза дәрәҗәсендә генә.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/07/24/144985/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев