Актаныш

Сөт сатканнан кем ота?

Ел башыннан кибет киштәләрендәге сөтнең бәясе 5 процентка арткан. Кулланучылар өчен бу бик сөенечле фал булмаса да, җитештерүчеләр өчен уңай күренеш сыман. Тик сыердан кибеткә барып җиткәнче шактый куллар аша узганын исәпкә алсаң, ахырда кем отышта каладыр, анысы билгесез. Район хуҗалыкларының төп яшәешен сөт билгели. Бүген алар аны көненә 120...

Ел башыннан кибет киштәләрендәге сөтнең бәясе 5 процентка арткан. Кулланучылар өчен бу бик сөенечле фал булмаса да, җитештерүчеләр өчен уңай күренеш сыман. Тик сыердан кибеткә барып җиткәнче шактый куллар аша узганын исәпкә алсаң, ахырда кем отышта каладыр, анысы билгесез.
Район хуҗалыкларының төп яшәешен сөт билгели. Бүген алар аны көненә 120 тоннадан артык җитештерәләр. Шәхси хуҗалыклардан да җыелганын исәпкә алсаң, көн саен сөт заводларына 130 мең тонна чимал сатыла. Шәхси секторда сөтнең 1 литрына уртача 15 сум түләнсә, хуҗалыклар якынча 16-18 сумга сата аны. Кибетләргә килеп җиткәнче 1 литр сөтнең бәясе, майлылыгына карап, 45 сумнан алып 60 сумга җитә. Моны Россия милли валютасының очсызлануына, геополитик хәлләргә, ягъни санкцияләр, эмбарголарга да сылтаучылар табылыр. Дөрес, аларның да күпмедер тәэсире бардыр, әмма күп очракта бәяләр арту нигезсез. Һәм алар никадәр күпермәсен, төп җитештерүчеләрнең икътисадый хәлендә ул бик чагылмый.
- Сөт базарында билгеле бер база бәясе юк, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов әлеге вәзгыятьне аңлатып. - Мәсәлән, икмәктә дә "2 класслы", "3 класслы", "4 класслы" бодай бар. Сөт базарында да шушы ук классификацияне кертү зарурдыр. Беренче карашка, мондый бүленеш бар да сыман. Ләкин база бәяләренең түбән булуы һәм сөт кабул итүчеләрнең үзенчәлекле система белән эшләве җитештерүчеләргә тискәре йогынты ясый. Әгәр алар бердәм билгеле бер система белән эшләсәләр һәм база бәяләрендә артык үзгәрешләр булмаса, хуҗалыкларда сөт җитештерүдә уңай үзгәрешләр булыр иде дип уйлыйм мин. Районда җитештерелгән сөтнең 40 проценты "Челны-Холод"ка тапшырыла. "Касымов сөт заводы"на 45 тонна сатыла, калганы "Молинвест-Т" һәм Чаллы сөт заводына китә. Ә бәяләрне алып карасак, алар төрлечә: "Челны-Холод"та, мәсәлән, 1 литр сөтне 17 сумга, Чаллы сөт заводында - 18, "Касымов сөт заводы" һәм "Молинвест-Т" җәмгыятендә - 18-18 сум 50 тиеннән кабул итәләр. Әлбәттә, бу база бәяләр. Әгәр бу саннар 20-21 сум тирәсендә булса, майлылык һәм аксымны исәпкә алып, хуҗалыклардан җыелган сөтнең бәясе 22-23 сумга чыгар иде һәм, кибет бәяләре белән чагыштырганда, азмы-күпме баланс булыр иде.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: