Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Сөт җыючыларның бурычы кайтарылачак

Авыл кешесенең бар байлыгы- ихатасындагы мал-туары. Арабызда җитештергән итен, сөтен сатып көн күргәннәр шактый. Тик кызганыч, бүгенге көндә сатып та файдасын күрә алмаганнар бар. Сүзем сөт сатучылар һәм сөт җыючылар арасында туган низаг һәм аның сәбәпләре хакында. Бүгенге көндә район җирлегендә сөт җыю белән шөгыльләнгән 9 шәхси эшмәкәрнең сентябрь, ноябрь,...

Авыл кешесенең бар байлыгы- ихатасындагы мал-туары. Арабызда җитештергән итен, сөтен сатып көн күргәннәр шактый. Тик кызганыч, бүгенге көндә сатып та файдасын күрә алмаганнар бар. Сүзем сөт сатучылар һәм сөт җыючылар арасында туган низаг һәм аның сәбәпләре хакында.
Бүгенге көндә район җирлегендә сөт җыю белән шөгыльләнгән 9 шәхси эшмәкәрнең сентябрь, ноябрь, декабрь айларына халык алдында әҗәтләре бар. Гомумән җыеп алганда, 3 млн. сум тәшкил итә ул. Моның сәбәбе гади һәм әллә каян эзләнәсе юк: сөт җыючыларның барсы да майсызландырылган коры сөт заводы (СОМ) белән эш йөртә. Дөрес, Кировтагы сөт заводының әлеге бурычларга катышы юк диярлек, чөнки үзе, бүгенге көндә банкротлыкка чыгып килгән "Вамин" ААҖ кул астында эшли. Миллиардлаган бурычларга ия оешма шул сәбәпле үзенең бүлекчәләренә дә шәүлә төшереп, башкаларны да упкынга сөйри, һәм кызганыч, әлегә киләчәге билгесез. Хәер, мактанырлык булмаса да, республикада бездән күбрәк зыян күргәннәр дә юк түгел. Мисал өчен, Арча районында "Вамин"ның әҗәтләре 22 млн. сум тәшкил итә, 112 млн. сум хезмәт хакын алуга өмет югалтканнар да бар. Ышаныч белдереп, төрле кредитлар белән тәэмин итеп торган банкларны исә, сөйлисе дә юк.
Майсызландырылган коры сөт заводы җитәкчесе Фаяз Гыйздатуллин сүзләренә караганда, якын киләчәктә әлеге бурычлар шул чордагы бәяне исәпкә алып халыкка тулысы белән кайтарылып биреләчәк, "Вамин" ААҖнең киләчәге хәл ителгәнен генә көтәсе кала. Шөкер, әлеге мәсьәләгә ачыклык кертү хәрәкәте инде күптәннән бара, күп калмады дип әйтсәк тә арттыру булмас.
Шушы көннәрдә муниципаль район башлыгы вазифаларын башкаручы Фаил Камаев сөт җыючылар белән очрашты һәм әлеге мәсьәлә буенча җитди сөйләшү узды. Халыкка акчаларын кайтару буенча эшне үз карамагына алды ул. Сөткә тиешенчә түләүне оештыру исә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе күзәтүе астында барачак. Район, республика хакимияте карамагына алынгач, әлеге мәсьәлә уңай чишелер дигән өмет бар. Әлегә "Вамин" белән бәйле хәлләр кыска вакытлы күңелсез күренеш кенә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев