Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Сүтелсә дә гомер йомгагы...

Тәгәрәп лә китте йомгагым, Утырып ла уйлар уйладым. Һәр йомгакның була үз сере, Чорныйсың да сүтәсең кире... Бу җырны тыңлаган чакта, уйларым ни өчендер үзләреннән-үзләре мәктәбебезнең илаһи бер серле шәхесе Дилбәр Гыйбадуллинага барып тоташа. Мәктәбебезнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Дилбәр Гыйбадуллина да олуг юбилее алдыннан гомер йомгагын, нәкъ юлчы кебек, адашмыйча,...

Тәгәрәп лә китте йомгагым,
Утырып ла уйлар уйладым.
Һәр йомгакның була үз сере,
Чорныйсың да сүтәсең кире...
Бу җырны тыңлаган чакта, уйларым ни өчендер үзләреннән-үзләре мәктәбебезнең илаһи бер серле шәхесе Дилбәр Гыйбадуллинага барып тоташа.
Мәктәбебезнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Дилбәр Гыйбадуллина да олуг юбилее алдыннан гомер йомгагын, нәкъ юлчы кебек, адашмыйча, йөрәгенең иң түрендә уелып калган хатирәләренә тукталып, аларның һәр көнен, сәгатен, минутын кабат күңеленнән үткәреп сүтә сыман. Чөнки алар шулкадәр якын һәм шулкадәр кадерле.
Ә йомгакның башы туган авылына - Татар Әҗбигә барып тоташа. 1961 елның 20 мартында мөхтәрәм Рәкыйп ага белән Мөнҗия апа гаиләсендә дөньяга аваз сала Дилбәр. Укытучы һөнәрен сайлауда нәкъ менә әнисенең йогынтысы зур була. Татар Әҗби сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, Минзәлә педагогия училищесына укырга керә. Аны тәмамлаганнан соң, Алабуга дәүләт педагогия институтында югары белем ала.
Дилбәр Рәкыйп кызы хезмәт юлын Актанышның 1нче урта мәктәбендә башлап җибәрә һәм бүгенгә кадәр шунда хезмәт куя. Эшкә килгән көннән соң инде 36 ел үтеп китсә дә, Дилбәр апа үз һөнәренә һәм үз мәктәбенә хыянәт итмичә, башлангыч сыйныф балаларына белем орлыклары тарата.
Бик күп укучыларның беренче укытучысы, яраткан апалары ул. Укучылары һәм без - хезмәттәшләре арасында абруе, хөрмәте чиксез зур аның. Яшьләргә төпле киңәшләрен бирә, коллектив белән аңлашып эшли, укучыларында белемгә омтылыш, хезмәтне, матурлыкны, табигатъне ярату хисләре тәрбияли. Мавыгулары да күпкырлы Дилбәр апаның: гөлләр һәм чәчәкләр үстерергә, китаплар укырга,балык тотарга, табигать кочагында гөмбә һәм җиләк җыярга ярата ул.
Уңышларга рухландырып торучы гаиләсе, туганнары һәм дуслары аның тырыш, үзсүзле, таләпчән педагог, кайгыртучан бала, тугрылыклы тормыш иптәше, ягымлы әни һәм дәү әни икәнен яхшы беләләр. Дилбәр апа тормыш иптәше Александр абый белән ике ул үстергәннәр. Беренче уллары Алмаз гаиләсе белән Казанда яши. Икенче уллары Данияр да тормышта үз урынын тапкан һәм күптән түгел хезмәт юлын башлап җибәргән. Балдан татлы онык сөю бәхетенә дә ирешкән Гыйбадуллиннар. Бүгенге көндә икенче оныкларын көтә алар.
Дилбәр Рәкыйп кызының намуслы иҗади хезмәт юлында башкарган гамәлләрен, бәрәкәтле эшләрен санап бетерү мөмкин түгел. Ул - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе, "Безнең иң яхшы укытучы" Гранты, Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау кәгазе иясе.
Әйе, гомер йомгагы чорнала да сүтелә... Хөрмәтле Дилбәр Рәкыйп кызы! 55 яшьлек юбилеегыз белән Сезне ихластан тәбрик итәбез! Гомер йомгагы сүтелсә дә, аның һәр көнен бәрәкәтле итеп, сау-сәламәт булып, җан тынычлыгы һәм иман байлыгы белән үткәрегез. Алдагы гомер юлыгызда да пар канатыгыз Александр абый белән бер-берегезгә ныклы терәк булып, балаларыгыз бәхетенә куанып, оныклар сөеп яшәргә насыйп булсын Сезгә. Мөгаллим дигән бөек исемне горур йөртеп, укучыларыгыз һәм хезмәттәшләрегез тарафыннан кадер-хөрмәт тоеп әле тагын бик күп ямьле язларны каршы алыгыз, Дилбәр апа!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев