Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Стиляга

Минем бу хикәям үземнең баштан үткән чын хәл, монда бернинди өстәмәләр дә, арттыру да юк.

 

Актаныш РТСында берничә ел эшләгәч үзебезнең авылга Кәзкәйдә өй салырга уйладым. Хәзер дә аңлый алмыйм ник алай эшләгәнемне. Эшкә барып, кайтып йөрергә Актаныш белән Кәзкәй арасы 10 километр. Ул чорда тыз-быз йөрүче машиналар юк. Иң башта үземнең беренче сыйныфка укырга кергән, иске мәктәп бинасын сатып алдым, 200 сумга. Шул бинаны сипләргә йөргәндә берәү яңа өй салып, иске өен сатам диде. Барып карагач, 800 сумга алырга булдым. Гаилә белән авылга алып кайтып, Актанышка эшкә җәяүләп йөри башладым. Авыр көн саен 20 километр йөрергә. Әле озын көн эшләргә дә кирәк. Иптәшем белән уйлаштык та, хуҗалык рәисе Магъданов абый белән сөйләшеп авылда гына берәр эшкә урнашырга кирәк дигән фикергә килдек.

Ял көнне Магъданов  абыйга барып хәлне сөйләдем. “Кайт әйдә. Иртәгә яңа трактор алып кайтабыз, шул тракторга утыртам мин сине”, диде. Бу тракторның маркасын белмим ул кечкенә һәм тар гусеницалы “беларусь” тракторына охшаган иде. Шул тар булганга да халыкта аны “Стиляга” дип йөртәләр иде. 

РТСка барып эштән җибәрүне сорап гариза яздым. Җибәрмиләр. 12 көн эшләдем дә расчет алып кайтып киттем. Икенче көнне идарәгә барып Магъданов абый янына кердем. “Илгиз, гафу ит инде ул тракторны Әнәскә бирдем инде”, диде ул. “Чөнки Әсәдуллин, әгәр син ул тракторны Илгизгә бирсәң, мин сине РТСка аягыңны да атлатмыймын диде”, ди.  100 сум оклад белән слесарь-заправщик итеп куям дип тынычландырды мине.

Артка юл юк. Актанышка РТСтан башка мин эшләрдәй оешма ул вакытта юк. Мин риза булып шушы эшләрне башкардым. Иске мәктәп өен яңасына алты почмак итеп суктым. Веранда ясадым. Сыерыбыз, сарыкларыбыз, казларыбыз бар иде. Тормыш җайланды, тик теге тракторга утыра алмаганга канәгатьсезлек бар иде. Рафакка яңа “беларусь” биргәннән соң, мин Магъданов абыйдан сорап аның иске тракторына утырдым.
Бер айдан артык эшләгәч, 10 май көнне мине трактор арбасына төяп йомырка төшерергә җибәрделәр. Юлга чыктык, арбага тагын 4 кеше утырды.

Актаныш кибетенә кереп хәмер алдык. Кайтканда шырлык өе янында туктап хәл иттек моны. Исерек кеше күп сөйләшә бит инде. Сүз, авылда май аеның унысына кадәр сыер көтүе чыкмау хакында китте. Мин тоттым да “Үзем керәм әле шул көтүгә” дидем. Шуннан Назыйф Әсраров миңа: “Көтү көтәргә эшкә нык булу кирәк, син җилкәсез” дип көлде. Бу сүзне күтәрә алмыйм бит инде. Шул кызган баштан тракторны куйдым да авыл Советы рәисе Фаягөл апа янына кердем. Көтүгә керергә теләгем барны әйттем. Ул кем белән керәсең дип сорады – минәйтәм хатын белән дим. Ул: “Бар Магъдановтан сора” дип мине җибәрде. Магъданов абый “Мин каршы түгел, бу тау арасында эшләгән кешегә санаторий сыман була” дип ризалыгын бирде. Мин Фаягөл апа янына кереп килешү төзедем. 147 баш сыер. Бер сыерга 14 сум тия. Хуҗалыктан ат бирделәр. Бригадир Индус иде, ул арба, камытын юнәтте. Гомүмән, мин әзер. Тик бу хакта әле хатын да, инәкәйләр дә бер нәрсә белми.

Кайтып хатынга авыл көтүенә керүебез турында әйттем, риза булды. Кич белән инәкәйләргә барып хәлне сөйләдем. Инәкәй әзрәк балаларга күз колак булырсың инде дидем. Ул “Безнең затта көтүчеләр юк! Безнең зат һөнәрле зат!” дип “Бар кайтып китегез,” дип безне кайтарып җибәрде.
Майның 13ендә яхшы костюмны, ак күлмәк, салам эшләпә киеп, атка атланып мин бер урамнан – хатын икенче урамнан (ул җәяүләп инде) көтүне алып чыгып киттек. Кич кайтканда инәкәй безнең кечкенәбез Мөнирне күтәреп капка төбендә көтеп тора иде...

Бер ай чамасы үткәндер. Бер көнне, көтүне туплап, учак ягып җибәрдем. Шул вакыт хатын килеп: “Илгиз, “Стиляга”ның тышавын рәтләп куй әле” диде. Башта, аңламый тордым, аннан соң гына, авылга “Стиляга”га утырып җир сөрергә кайткан кеше идем бит, ә хәзер “Стиляга” урынына шушы тышавы бушаган алашага атланып йөргәнне аңладым һәм җирдә тәгәрәп көлергә тотындым, иптәшем дә минем янда тәгәри. Бергәләшеп ауный башладык. Без бит әле яшьләр - аңа 27, миңа 31 яшь.

Кыскасы, без “Стиляга”ны тышауларга керештек, озак тышауладык, без тышаулап бетергәндә безнең учактагы ашыбыз түгелеп учагыбыз сүнгән иде.

Бу хәлгә инде 55 ел вакыт узды. Җәмәгатем бакыйлыкка күчкәнгә дә 4 нче ел китте. Безнең көтүлектәге “Стиляга” ны тышаулавыбыз – безнең тормыш юлындагы бер маяк – яктылык булып калды. Без аны гомеребез буе онытмадык. Шатлыклы вакытларда да, авыр вакытларда да искә ала идек.

Хикәямне тәмамлап шуны әйтәсе килә, көтүне яхшы гына башкарып чыктык, бер нинди хәвеф-хәтәрсез һәм тормышны “Стеляга” тракторыннан башка да алып барып булуын аңладык.

 

Илгиз Нәбиев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев