Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Стресска бирешәсезме?

Тестбелән тикшереп карагыз

  1. Сез үз-үзегездән канәгатьме?

А. Әйе, мин үзем белән горурланам!

Б. Мин һәрвакыт үземнән кимчелек эзлим.

В. Мин үз холкымнан канәгать түгел.

  1. Янәшәгездә таянырдай кешеләрегез күпме?

А. Һәрчак ярдәм кулы сузарга әзер торган якыннарым күп, шөкер.

Б. Миңа берүземә дә бик рәхәт.

В. Мин үземне бик ялгыз хис итәм. Кеше хәлен кеше белми.

  1. Акыллы киңәшләрен биреп, яшәргә өйрәтүчеләргә ничек карыйсыз?

А. Елмаям да онытам.

Б. Мин кеше киңәшенә мохтаҗ түгел.

В. Әйткәннәрнең барысын да игътибар белән тыңлыйм.

  1. Бер сәбәпсез борчылган чакларыгыз бармы?

А. Бер сәбәпсез борчылып утыру – мәгънәсезлек.

Б. Бар. Алда нидер булыр кебек, күңел тынгысызлана.

В. Андый чаклар бик сирәк булса да булгалый.

  1. Йокысызлыктан интегәсезме?

А. Юк, башым мендәргә тиюгә, йокыга талам.

Б. Төнлә уянып, йоклый алмыйча яткан чакларым еш була.

Реклама

В. Бик дулкынланган чакта йокысызлыктан интегәм.

  1. Соңгы арада үзегезне начар хис итә башладыгыз, ди. Эшне нидән башлаячаксыз?

А. Табибка күренәчәкмен.

Б. Интернетта казынып, үз-үземә диагноз куячакмын.

В. Авыр булса да, кәефем начарлануга игътибар итмәскә тырышачакмын.

  1. «Беркемне дә күрәсем килми!» Бу сүзләрне еш әйтәсезме?

А. Хәтерләмим.

Б. Бик нык арганда әйтелә.

В. Әйе, кайчак әйткәлим.

Нәтиҗә

«А» җавабы күп. Сезгә стресс дигән куркыныч янамый. Тормыштагы авырлыкларны сабыр гына үткәреп җибәрә беләсез. Бу сәләтегезгә янәшәдәгеләр дә соклана. Дөрес, сезнең дә чыгырдан чыккан вакытларыгыз була. Әмма нерв системасына зыян килерлек дәрәҗәдә түгел.

«Б» җавабы күп. Кызганыч, стресска каршы тора белмисез. Хискә артык бирелүегез аркасында, тормыштагы вак кына авырлыктан да ут кебек кабынып китәсез. Шушы сыйфатыгыз белән еш кына якыннарыгызга да зыян саласыз. Үзегез генә тынычлана алмасагыз, белгечләргә мөрәҗәгать итегез. Даими стресста яшәп, бөтен организмыгыз сафтан чыгарга мөмкин!

«В» җавабы күп. Чаң сугарга иртәрәк. Әмма тормыштагы авырлыкларны ничек үткәрүегез турында уйлану комачау итмәс. Күп нәрсәгә аек акыл белән карарга тырышсагыз да, хисләрне йөгәнләргә өйрәнәсегез бар әле.

Vatantat.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев