Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Студентлар очрашуы – елга ике тапкыр

"Актаныш - символлар төбәге. Үзәккә кергәндә-Актаныш икмәге төшерелгән зур түгәрәк мәйдан, техникум каршында - трактор, юл хуҗалыгы каршында - каток, ә менә хакимият бинасы каршында ике ат тора. Ул нәрсәне аңлата икән?" "Актаныш студенты Саба студентыннан нәрсә белән аерыла?" 3 февраль көнне район мәдәният йорты сәхнәсендә кышкы каникулларга ялга кайткан...

"Актаныш - символлар төбәге. Үзәккә кергәндә-Актаныш икмәге төшерелгән зур түгәрәк мәйдан, техникум каршында - трактор, юл хуҗалыгы каршында - каток, ә менә хакимият бинасы каршында ике ат тора. Ул нәрсәне аңлата икән?" "Актаныш студенты Саба студентыннан нәрсә белән аерыла?" 3 февраль көнне район мәдәният йорты сәхнәсендә кышкы каникулларга ялга кайткан студентлар шундый комарлы сорауларга үткен җаваплар эзләделәр, студент тормышыннан иң-иң кызык-"кызганыч" мизгелләрне күрсәтеп, көлдерделәр, җырлады-биеделәр, бүләккә бирелгән тәмле күчтәнәчләр белән сыйландылар.
Яшь, җитез, көчлеләр
Аңа кадәр әле җитәкчелек белән очраштылар, үзләрен җитезлек, көч-куәт, спорт уеннарына осталыкта сынадылар. Вазифалар алдан бүленеп куелган: кемдер чаңгыга баса, кемдер футбол уйнаячак, ә кемдер сәхнә тотачак. Студентлар очрашуы быел да, иртәдән үк башланып, көне буена дәвам итте. Иң элек "Бүләк" чаңгы трассасына җыелды яшьләр. Монда ярышта Уразай егетләренә тиңнәр булмады. Динар Галимуллин - Татарстан беренчелегенә узучы бәйгеләрдә катнашырга өлгергән спортчы - егетләр арасында беренче килде. Технология техникумы студенты туган авылы Уразай өчен ярышты. "Чаңгы спорты белән яратып шөгыльләнәм, көн дә күнекмәләргә йөрим. Киләчәгемне дә спорт белән бәйләргә телим, - диде ул. - Ә мондый очрашулар безнең өчен бик кирәк".
Финишка икенче килгән егет - Алгиз Гарипов та Уразай авылыннан, шулай ук технология техникумыннан. III урынны исә Кәзкәйдән Рөстәм Фәрдиев яулады. Кызлар арасында Актаныштан Рушания Әсәдуллина - I, Актанышбаштан Зөләйха Закирова - II, Пучыдан Айзирә Тимерова III урыннарга ия булдылар.
Алга таба студентлар "Иман" спорт сараенда ГТО нормалары тапшырдылар, командаларга бүленеп туп типтеләр. Пучы зонасы командасы турында аерып әйтәсе килә - команда кызлардан гына гыйбарәт иде. Егетләрдән һич тә калышмыйлар. Булдыралар! Әмма җиңүне Актаныш командасы яулады. II урынга - Актанышбаш, IIIгә Байсар зонасы егетләре лаек булды.
.
Авылгамы, шәһәргәме?
Байсар егете Илназ Нуриевның күңеленә ярышлар хуш килгән:
- Мондый чаралар иң элек позитив, күңелле булулары белән ошый. Байтактан күрешмәгән дусларны күрергә була, очрашулар киләчәктә искә алып сөйләрлек хатирә булып күңелгә кереп кала.
- Бүгенге студентны борчый торган сорау-проблемалар бармы? - дим.
- Мин Чаллыда укыйм, соңгы елым. Слесарь һөнәренә ия булам. Хәзер иң төп сорау - алга таба кая барырга? Шәһәрдә калу ягын караргамы, әллә туган якка кайтыргамы? Эш булырмы? Менә шулар турында баш ваткан көннәр.
Уразай егете Алгиз Гарипов та, киләсе елга тракторчы-машинист һөнәре алып чыккач, киләчәген район белән бәйләргәме, әллә шәһәр юлын караргамы, дигән юл чатында тора. Андыйлар бик күп. Шул ук авыл кызы Рузилә Фазлыева Алабуга пединститутының тарих-филология факультетында белем ала. Инглиз һәм татар теле укытучысы дипломы алгач, эшкә туган ягына кайтырга ниятли. Авылдашы Лилия Хәкимова исә киләчәген Әлмәт шәһәрендә "Газпром" оешмасында күзаллый. Бүген ул Әлмәт дәүләт нефть техникумының III курсында белем ала. Такталачык кызы Алия Ханова кечкенәдән сәхнә тәмен татып, аңа гашыйк булып үскән. Хәзер Алабуга мәдәният көллиятендә хореограф һөнәрен үзләштерә, үзенең урынын зур сәхнәдә күрә. Менә шулай, бер яктан, шәһәр үзенең зур мөмкинлекләре, матурлыгы, яшьләрчә кайнап торуы белән кызыктыра; икенче яктан, тормыш кору өчен район җирендә уңайлырак кебек.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов студентлар белән очрашуда сүзне шуннан башлады. Авылга эшкә кайткан яшьләр өчен социаль программалар, хезмәт хакына өстәмәләр, торак булдыру өчен мөмкинлекләр турында таныштырды. 2017 елда төзелеп бетәргә тиешле сәнәгать паркы, анда эшләячәк 13 мини-завод, димәк, яңа эш урыннары; фатирлы булырга теләүчеләр өчен төзергә ниятләнгән 96 фатирлы
4 яңа йорт турында сөйләде.
- Акчалы эш шәһәргә тарта. Хәзер яшьләр бит эшне һөнәрләре буенча түгел, кайда күбрәк хезмәт хакы алып була - шуңа карап эзли. Ә районда зур акчалы эш урыны юк, - дип каршы төште яшьләр җитәкчегә.
- Баскычтан менгәндә шундук икенче басмага сикермисез, рәттән менәсез бит. Әздән башларга һәм баскычтан күтәрелергә кирәк. Карьераны күтәрергә кирәк. Карьера белән бергә хезмәт хакы да күтәрелә, - дип җаваплады аларны Рөстәм Алмаз улы.
Әхлак дәресләре кирәк
Яшьләрне эш һәм хезмәт хакы кебек матди проблемалар гына түгел, рухи ихтыяҗи сораулар да борчый. Мәктәпләрдә әхлак дәресләре укыту кирәк, ул вакытта яшьләр, кич чыккач, иң беренче эш итеп сыра һәм башка исерткечләр алырга ашыкмас иде, дигән теләкләрен җиткерде алар. КВН бәйгеләрен авыл мәктәпләре арасында кабат тергезеп җибәрәсе иде - көтелмәгән хәлләрдә югалып калмау, җитез үткен җаваплар, үзеңне сәхнәдә иркен тота алу сабаклары - тормышта бик кирәкле
сыйфатлар бирә торган жанр ул, дип ассызыкладылар. Студентлар белән очрашуларны да быелдан кышын һәм җәй көне - елына ике мәртәбә үткәрик әле, дигән тәкъдим белән чыктылар.
- Бу җәйдә үк, әйдәгез, дамба буендагы ял паркында очрашыйк, анда сәхнә дә бар, урыны да бик матур, - дип хуплады тәкъдимне башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова. Гомумән, студентларның район хакимияте вәкилләре белән очрашуы җанлы үтте. Күңелне тырнаган бер генә нәрсә бар иде: ул да булса, чарада егетләрдән нибары бер генә кеше иде. Кызларның да саны дистәгә дә тулмады. Яшьләрнең җитәкчелеккә әйтер сүзләре, бирер сораулары юкмы?
Шаян, тапкыр, үткерләр
Җитди сорауларны да, спорт ярышларын да, күңел ачу чараларын да колачлаган студентлар очрашуына йомгак район мәдәният сараенда ясалды. Бәйгеләрнең җиңүчеләре, шул исәптән, КВНда үткерлектә тел чарлаган биш командага район Советы рәисе урынбасары Илфак Бариев, теләкләрен җиткереп, бүләкләр тапшырды. Иң шаяннар булып КВНда Актанышның "Мәңге ач" командасы табылды. Пучы зонасыннан "Напролом" командасы - II, Актанышбашның "Җәбрәйләр"е - III, Байсардан "СССР" - IV, Кәзкәйдән "Авыл пацаннары һәм пацанкалары"
V урынга ия булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев