Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Су басмасын, янгын чыкмасын- "Коммунсервис" МУП оешмасы бүген халык мөрәҗәгатен хәл итте

Бүген Актанышта кар чистарту дәвам итте.

             Яз көттереп кенә килә быел. Күпләп яуган карлар да эрергә ашыкмый. Торак-коммуналь хуҗалык хезмәтчәннәре күпфатирлы йорт диварлары янына кыш буена җыелган, хәзер инде тыгызланып туңган кар өемнәрен ватып тирә-юньгә тарата.

"Коммунсервис" МУП оешмасы 8 кварталдагы йортларның, 122, 126 а, 37 нче йорт стеналарын кардан арындырды.

             Торак йортларны су басудан саклау чаралары белән беррәттән эшче төркем "Бүләк" лагере янындагы куаклык массивын да чистартты.

Биредә узган ел янгын чыгу факты теркәлгән иде. Халыктан әлеге территорияне тәртипләү буенча мөрәҗәгать тә кергән. Агачлар уянып, бөре кузгатканчы бу эш вакытында хәл ителде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев