Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Су хисаплагыч җайланмаларның күрсәткечләрен кайсы числога кадәр әйтеп яздырырга кирәк?

- Су хисаплагыч җайланмаларның күрсәткечләрен кайсы числога кадәр әйтеп яздырырга кирәк? Актанышның бердәм исәпләү үзәге җитәкчесе Ойгөл Мирзашәрипова: - 63 нче федераль закон буенча, бөтен коммуналь ресурслар да исәпләгеч прибор аша хисапланып, түләүләр шуның нигезендә башкарыла. Аларның күрсәткечләрен ай саен биреп бару мәҗбүри. Һәр айның 15 нче числосыннан 25енә кадәр...

- Су хисаплагыч җайланмаларның күрсәткечләрен кайсы числога кадәр әйтеп яздырырга кирәк?
Актанышның бердәм исәпләү үзәге җитәкчесе Ойгөл Мирзашәрипова:
- 63 нче федераль закон буенча, бөтен коммуналь ресурслар да исәпләгеч прибор аша хисапланып, түләүләр шуның нигезендә башкарыла. Аларның күрсәткечләрен ай саен биреп бару мәҗбүри. Һәр айның 15 нче числосыннан 25енә кадәр дәүләт хезмәтләре порталы аша хәбәр итәргә, шулай ук 3-09-87 телефоны аша безгә әйтеп яздырырга була.
Исәпләгеч прибор күрсәткән мәгълүматлар вакытында бирелми икән, 3 ай дәвамында норматив буенча исәпләнә, һәм 3 ай үтүгә кабаттан исәп ясалмаячак. Бу быелдан кергән яңалык булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев