Актаныш

Су кайчан булыр?

Качкын авылында суга тилмерәбез. Узган ел халык фикеренә колак салмадылар, без сораган җирдән китермәделәр. Хәзер эчә торган судан сасы ис килә. Кайчан без дә яхшы сыйфатлы су белән кинәнербез икән?



Усы авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Зиннәт Әхмәев Качкын авылында туган су проблемасы турында түбәндәгеләрне хәбәр итте:

“Чыннан да, Качкын авылында скважиналардан эчәргә яраклы суны әле дә биреп булмады. Инде су проблемасы моннан күп еллар элек бакыйлыкка күчкән авылдашларыбызны да битараф калдырмаган, Качкын авылыннан соңгы шалтыратучысы –  моннан 7-8 еллар элек бакыйлыкка күчкән Усы авылы гражданы, ә калганнары – шәһәрдә яшәүче укымышлы авылдашларыбыз. Качкын авылы халкы эчәргә суны “Әреш” чишмәсеннән чиләкләп 
ташырга мәҗбүр. Ләкин аның да лимиты бик саекты, бүген, иртәгә чишмә ябылу стадиясендә. Качкын авыл халкына хуҗалык кирәк-яракларына файдаланыр өчен “М-7” трассасы янында урнашкан скважинадан биреп киленсә, башкарма комитет бу скважинадан су бирүне туктатырга мәҗбүр булды. Сәбәбе – скважинадан килгән суның сыйфаты эчәргә яраксыз һәм Роспотребнадзор тарафыннан куелган файдалы казылмаларны лицензияләштерү буенча скважинаның бер таләпкә дә җавап бирмәве. Чөнки скважина урнашкан җирлек, элеккеге хуҗалык машина-трактор паркы, 2010 елда Петербург шәһәреннән килгән шәхси затка сатылган иде. Һәм бу участокта алар, скважинага якын ук килеп, заправка төзи башладылар. Күргәнегезчә, бүгенге көндә скважинаның санитар саклау зонасы юк. Гидрогеологик тикшерүләр үткәреп (“Ресурсы подземных вод” ҖЧҖ, җитәкчесе – С.И. Поляков) 2016 елда яңа участокта эчәргә яраклы су булырга тиеш дигән нәтиҗәле документ алгач, 2018 елда Качкында ике яңа скважина казылды. Казу, монтажлау эшләрен А.Р. Шакиров җитәкчелегендә “Ак су” ААҖ башкарды. Скважиналардан анализлар алынды. Аның нәтиҗәләре буенча химик һәм бактереологик күрсәткечләр санитар нормага җавап бирә иде. Беркетмәләре саклана. Яңа скважина эшли-эшли чистара дип, 2018 елның 5 декабрендә скважиналарны куштык. Иң беренче җитешсезлек, скважиналарның дебеты җитсә дә, башня юклыктан, халыкка көндезләрен су җитмәве ачыкланды. Шуннан чыгып, шул ук мәйданда 100 метр тирәнлектә өченче скважина казылды. Тик 100 метрдан су чыкмады. Суны 22 метр тирәнлектән алып 3 скважинаны да бер системага ялгадык. Кыенлыклар чыгып кына торды. Скважинаның автоматикасы катлаулы һәм аның инженеры Чабаксарда булуы кыенлыклар тудыра. Вакыт үткән саен скважиналарның суы чистармады, һәм тәме буенча да халыктан зарланулар керде. 

2019 елның март аенда судан кабаттан тулы анализ алынды. Чаллы шәһәре сынау лабораториясе үзәге ярдәмендә бу эшләр башкарылды. Су анализлары буенча тимер, марганец, бор, төс һәм ис буенча санитар нормадан күпкә югары икәне ачыкланды, һәм, әлбәттә, Чаллы шәһәре ФФБУЗ тарафыннан үткәрелгән эксперт яңа скважинадагы су эчәргә яраксыз дигән нәтиҗә бирде. Хәзерге көндә халык скважина суын шәхси хуҗалык кирәк-ярагына тотты. Әлбәттә, су җитмәү һәрвакыт сиздереп торды, башня кую мәсьәләсен дә уйладык. 

Чистарту автоматикасы урнаштыру буенча да Ижау шәһәре белгечләре белән эш йөртелде. Тик бу эшнең кечкенә Качкын авылы өчен бик кыйммәткә төшүе ачыкланды. Хәзерге көндә, күп халыкның соравы нигезендә, суны “Азимут” ҖЧҖ җирендәге скважинадан бирү башланды. Әмма монда да проблемаларның хәтсез икәне ачыкланды. Башня авария хәлендә. Башняның яртысына гына су тутырып була, калган өлеше черек. Электрга түләү буенча да, беренчедән, кыйммәт, икенчедән, исәбен дөрес алып барып булмый. 3 көн эчендә 3 төрле проблема тудырып, бүген “Азимут” ҖЧҖ хуҗалары суны кабаттан Качкын авылыннан аеру хәлендә. 

Безнең бер теләк: Качкын авылын 2021 ел “Чиста су” программасына кертеп, халык сораган участоктан тиешле гидрогеологик нәтиҗәләр булдырып, яңа скважина казып карау. Ә җәйгә кадәр яңа казылган скважинага башня монтажлау. Качкын авыл халкына мөрәҗәгатебез шул: түзем булыйк. Кайда гына шалтыратсагыз да, авыл җирлеге башлыгының кесәсен талаудан башка, эш алга китмәячәк. Инде язмадан күргәнегезчә, башкарма комитет җитәкчелеге Качкын авылына чиста су бирү буенча эзләнә. Бердәм һәм бер фикердә булсак, халык һәм район хакимияте ярдәме белән авылны киләчәктә эчә торган сулы итәрбез дип уйлыйм. Тик моның өчен җитәкченең башына сугып тору кирәкми!!! Барыгызга да исәнлек-саулык, сәламәтлек телим”.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: