Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Су кызы 10 минут кына яшәп калган

Һиндстанда 22 яшьлек бер хатын русалка синдромы белән бала тапкан. Яңа туган сабыйның аяклары тоташып, су кызыныкыдай балык койрыгын хәтерләткән. Гинеколог Вандана Ария сүзләренә караганда, мондый очрак медицинада сирәк очрый. Сабыйның өске өлеше сау-саләмәт булса да, билдән астагы әгъзалары җитлекмәгән була. Шуңа да бала 10 минуттан соң үлә. УЗИ тикшерүе...

Һиндстанда 22 яшьлек бер хатын русалка синдромы белән бала тапкан. Яңа туган сабыйның аяклары тоташып, су кызыныкыдай балык койрыгын хәтерләткән.
Гинеколог Вандана Ария сүзләренә караганда, мондый очрак медицинада сирәк очрый. Сабыйның өске өлеше сау-саләмәт булса да, билдән астагы әгъзалары җитлекмәгән була. Шуңа да бала 10 минуттан соң үлә. УЗИ тикшерүе дә бу гадәттән тыш хәлне ачыкларга ярдәм итмәгән. Дөрес, бала туар алдыннан гына аның бөерләре тиешле дәрәҗәдә эшләми икәнен билгелиләр.
Бу дөньяда русалка синдромы белән туган икенче бала. Танылган "су кызы" Шайло Пепин Америкада яшәгән. Табиблар мондый авырулы балаларның җенес органнары булмый, алар иң күбе берничә сәгать кенә яши дисәләр дә, Шайло бишенче сыйныфка кадәр яшьтәшләре белән мәктәптә укыган, 2012 елда үпкәсе ялкынсынып, хастаханәдә бакыйлыкка күчкән.
Чыганак: http://www.shahrikazan.com/tt/2015-01-23-10-44-31/item/15140-su-kyizyi-10-minut-kyina-yashәp-kalgan.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев