Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

СУ "ҺӨҖҮМ ИТӘ" БАШЛАДЫ: 38 ишегалдын су баскан - төнлә 16 кеше эвакуацияләнгән

Казанда Нокса елгасында ярыннан чыгу сәбәпле, Салмачы бистәсендә (Әтнә, Камышлы, Питрәч, Үзәк урамнар), Вишневка бистәсендә (Яр буе, Зур урамнар) шәхси йортларның 38 ишегалдын участогы су бскан. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте аныклап узганча, су басу турында хәбәрләр 112 телефоны буенча 18.15тә алынган. Вакыйга урынына...

Казанда Нокса елгасында ярыннан чыгу сәбәпле, Салмачы бистәсендә (Әтнә, Камышлы, Питрәч, Үзәк урамнар), Вишневка бистәсендә (Яр буе, Зур урамнар) шәхси йортларның 38 ишегалдын участогы су бскан. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте аныклап узганча, су басу турында хәбәрләр 112 телефоны буенча 18.15тә алынган.
Вакыйга урынына Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе, Янгынга каршы федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җиденче отряды, Казан башкарма комитетының Гражданнарны яклау идарәсе оператив төркемнәре барган.
Урында кешеләр тормышына куркыныч янамау ачыкланган. Зыян күрүчеләр юк. Ишегаллары тикшерелгән, су баскан йортларда яшәүчеләргә эвакуция тәкъдим ителгән, башта теләүчеләр булмаган. Әмма төнлә 16 кеше эвакуацияләнгән.
"Вазгыять контрольда тотыла", - дип билгеләп үтәләр Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.
Искәртеп узабыз: быел Казанда су басу зонасына эләгергә мөмкин йортлар саны арткан. 2015 елда сүз 253 йорт турында барса, быел - 386 йорт турында. Бу, беренче чиратта, шәхси секторны елгалар янында һәм су баса торган урыннарда төзү, шулай ук дренаж һәм су китү чокырларын күмү белән бәйле.
Чыганак: http://matbugat.ru/news/?id=14542
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев