Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Суга керәсең икән, уйлап кер

Җәй мизгелләрен су керү, су буенда кояшта кызыну һәм ямьле табигать кочагында ял итүдән башка күз алдына китерү мөмкин дә түгел. Табигать кочагындагы ялны үз итсәк тә, җәй быел шомлы хәбәрләр - өлкәннәрнең дә, балаларның да суга бату очраклары белән сагайтты. Бәла агач башыннан йөрми, бер килә - гомерлек үкенеч...

Җәй мизгелләрен су керү, су буенда кояшта кызыну һәм ямьле табигать кочагында ял итүдән башка күз алдына китерү мөмкин дә түгел. Табигать кочагындагы ялны үз итсәк тә, җәй быел шомлы хәбәрләр - өлкәннәрнең дә, балаларның да суга бату очраклары белән сагайтты. Бәла агач башыннан йөрми, бер килә - гомерлек үкенеч ясый. Актанышта да быел суга бату очраклары күзәтелде. Иҗат төркемебез дә су буйларында булып, ял итүчеләр белән очрашып сөйләште.
Актанышта Әҗәкүл буенда, Доха, Ирмәш, Чөгәнә күлендә су керәләр. Махсус уңайлы урыннар булмаса да, җаен табалар, бала-чага югарыдан сикереп суга чуму әмәлен дә таба. Өлкәннәр күзәтчелегеннән башка су керүче балалар да бар. Үзләре белән аралашкач, суга тирән кермибез, белгән урында гына коенабыз, диделәр алар.
Татарстанда махсус җиһазландырылмаган, әмма халык күпләп ял итә торган 368 урын теркәлгән. Былтыр андыйлар саны 278не тәшкил иткән. Ә коену рөхсәт ителгән урыннар 50гә дә тулмый. Су буенда ял итәргә теләүчеләргә коену урыннары җитмәвен аңлау өчен әнә шул саннарга күз салу да җитә.
Республикадагы аяныч хәлләрдән соң, һәр авыл җирлегендә халык күпләп ял итә торган урыннарны билгеләү, вакытлыча коткару постлары булдыру көнүзәк мәсьәләгә әйләнде. Боларны эшләү мөмкин түгел икән, "Коенырга ярамый" дигән аншлаг урнаштырып чыгу мөһим.
Балаларның иминлеген кайгыртып, су керүче балаларны кисәтү-аңлату өчен район мәгариф идарәсе тарафыннан мәктәпләрдә укытучыларның график нигезендә су керү урыннарында кизү торулары да оештырылган.
Илшат Вахитов, Актанышның 2 нче мәктәбе директоры:
- Республикада балаларның суга бату очраклары безне дә саклану, алдан кисәтү чараларын оештырырга этәрде, уйландырды. Үзәктә, авылларда су буйларында кизү торулар оештырылды. Без дә балаларны кисәтәбез, әти-әниләренә дә аңлатабыз. Шуңа карамастан, балалар су керергә үзләре генә килә, шунлыктан кисәтү чаралары зарури.
Шунысы да игътибарга лаек - су буенда яшәсәк тә, җирлектә бер генә сулыкта да су керергә рөхсәт ителми. Сулыкларның чисталык дәрәҗәсе ГОСТ таләпләренә җавап бирми! Махсус су керү урыннары кирәк дип сөйләнсәк тә, пляж ясау өчен нәкъ менә сулыкларның чисталыгы беренчел мәсьәлә булып тора.
Луиза Хафизова, Татарстан Республикасының кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Яр Чаллы шәһәре буенча Актаныш районындагы территориаль бүлеге баш табибы урынбасары:
- Җирлекләрдәге сулыклар санитар-гигиена, химик-биологик һәм бактериологик таләпләргә җавап бирми. Су керү тыела, инде шуңа карамастан, райондашларыбыз су керә икән, су аша төрле йогышлы авырулар, инфекцияләр йоктыру ихтималын аңласыннар иде. Су кергәндә су йотарга ярамый, юылмаган куллар белән ризык ашау да саксызлык. Су коенганнан соң, душта сабынлы су белән юынып чайкану кирәк.
Сулыкларның торышын анализлап, һәр җирлеккә дә күрсәтмәләр җибәрдек. Сулыклар үзләре дә кисәтә кебек безне. Елга кырында камышлар үсеп утыра, су яшел төскә кергән икән - бу үзе үк безне сагайтырга тиеш. Аннан соң, кешеләрнең үзләренә дә игътибарлы булу кирәк. Сулыклар тирәсендә ферма, җәйләүләр урнашмаганмы, каз көтүләре су керә торган урын түгелме?
Җирлегебезгә махсус җиһазландырылган су керү урыны - пляж кирәк бүгенге көндә. Максатчан дәүләт программалары да эшли. Легаль су керү урыннары, иң беренче чиратта, безнең санкцияләргә җавап бирергә тиеш. Чистартылган сулыкларны, соңыннан, суүсемнәр, микроорганизмнар ярдәмендә биологик юл белән чистартырга да мөмкин.
Мияссәр Зарипов, ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының күзәтү эшчәнлеге һәм профилактика эшләре идарәсенең Актаныш районы бүлеге вәкиле:
Яз-көз боз өстенә керү, җәй челләдә су керү вакытлары безнең хезмәттә аеруча да җаваплы чорлар. Бәла аяк астында, дибез. Рейдлар оештырабыз, кисәтәбез. Менә күреп торасыз: су буенда - күлдә балалар ялгыз су керә. Алар белән дә сөйләшәбез, кисәтәбез. Кызганыч, безнең районда да суга бату очраклары булды. Бер бала апасы белән су буена баргач, су коенам, дип, суга сикерә. Бата башлагач, ярдәмгә чакыра, коткарыгыз, дип кычкыра. Янында кеше булмый, ә апасы йөзә белми. Икенче очракта ике хатын-кыз, өч ир-ат су керәләр. Берсен, бата башлагач, яр буена алып чыгалар. Безнең хезмәт һәм ашыгыч ярдәм машинасы килгәндә ул кешене яр буена алып чыгып ташлаганнар, бер ярдәм дә күрсәтелмәгән иде. Мисаллардан күренгәнчә, райондашларыбызның гадәттән тыш хәлләрдә ярдәм күрсәтү буенча белемнәре юк диярлек, үз-үзләрен ничек тотарга икәнлекне белмиләр. Ә андый вакытта мизгелләр хәл итә барысын. Һәр очракта да үз-үзеңне тоту кагыйдәләре хәзер интернетта да күрсәтелгән, мәгълүматлар җитәрлек. Җаваплылыкны, уяулыкны арттыру кирәк. Легаль су коену урыны булмагач, без коткаручылар билгеләп куя алмыйбыз. Аннан соң, балалар, кызмача хәлдәге кешеләр белән су кергәндә аеруча да игътибарлы булу сорала. Суга батучылар арасында алар күпчелекне тәшкил итә.
Кадерле укучыларыбыз! Райондашлар, кайткан кунаклар! Халыкта сыналган гыйбарә бар: суга батучыны коткару - аның үз эше. Бүгенге көндә һәм бүгенге заманда бу аеруча да актуаль.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев