Актаныш

Сугым вакыты: итнең кайсы өлешен эләктереп каласы?

Җирләр туңдырып, беренче кар төшүгә, авыл халкы өчен мәшәкатьле, күңелле, туклыклы чор башлана - сугым вакыты. Соңгы вакытларда исә кышны көтеп азапланмыйлар, күпләрнең ит сакларга зур-зур туңдыргычлары бар бит. Шулай да, авыздан бөркелеп пар чыккан вакытта мал суюның аерым бер ләззәте бар. Итнең тәме аны чалучыдан тора, дигән ышану яши....

Җирләр туңдырып, беренче кар төшүгә, авыл халкы өчен мәшәкатьле, күңелле, туклыклы чор башлана - сугым вакыты. Соңгы вакытларда исә кышны көтеп азапланмыйлар, күпләрнең ит сакларга зур-зур туңдыргычлары бар бит. Шулай да, авыздан бөркелеп пар чыккан вакытта мал суюның аерым бер ләззәте бар.
Итнең тәме аны чалучыдан тора, дигән ышану яши. Имеш, аның "кулы тәмле" икән, ит ашап туймаслык, бәрәкәтле була. Атаклы сугымчы данын казанган кеше авылларда бер-ике генә. Гомер-гомергә ул авылдашларына әлеге зур эштә булышып йөри. Сала җирендә бу хезмәт акча белән бәяләнми, "бәхилләтәләр" генә.
Азнакай районының Тымытык авылында яшәүче Ләис абый Кәлимуллин оста сугымчы буларак танылган. Хезмәт кенәгәсендә теркәлмәгән стажы - 25 ел. Сугым вакытында аңа ихтыяҗ зур. Үз авылына гына түгел, тирә-күрше авылларга да йөри ул.
________________________________________
Дан казанган сугымчы суеласы малны тәрбияләү, нинди итнең тәмлерәк булуы турында киңәшләрен бирде:
- Шулпага ике-өч тапкыр бозаулаган сыер ите тәмле. Ә болай ашарга тана ите кулайрак. Ул йомшаграк бит. Бәрәңге пешереп ашаткан үгез ите дә тәмле, сусыл була. Малларның иткә туйган вакыты - 1,3-1,6 айлык чоры.
- Суярга ике-өч атна чамасы кала терлеккә силос, сенаж ашатмау хәерле. Юкса, иткә әче тәм сеңә. Иртән чалынасы терлекне күпләр ашатмый. Мин үзем алларына салам, ач килеш китмәсеннәр дим, кызганам.
- Карт хайван итен яшеннән аеру авыр түгел. Карт мал итенең мае сары була. Ите дә каты, шуңа ул озак, 2-3 сәгать пешә, ә шулпасы үтәкүренмәле. Карт терлек итеннән ясалган фарш аеруча да тәмле. Печән генә ашап торган малның ите дә озак пешә икән.
________________________________________
Ашаган белми - тураган белә, диләр. Күпләр сатып алганда сум итне генә сорый. Янәсе, сөяк өчен акча чыгарып ятмый. Ә ит хуҗасы сөякне кая куя - анысы алучыны кызыксындырмый. Билгеле, мондый итнең бәясе дә сөяклесеннән шактый кыйммәт йөри. Әмма сөяк төрле органда төрлечә зурлыкта. Гомумән алганда, 1 кило иткә 350-400 гр сөяк туры килә. Сөяк шулпага аеруча тәм бирә. Ул организм өчен дә файдалы, чөнки сөяк һәм сеңерләр - кальций чыганагы.
Чалып эшкәртелгән малның мускуллары тартышып, селкенеп тора. Бу халәт бер тәүлек эчендә бетә. Итне шуннан соң гына ашарга ярый.
Берәүләр базарда нинди ит очраса, шуны ала. Икенчеләре, фәкать таныш-белештән генә сорый. Өченчеләр исә мәрмәр иткә өстенлек бирә. Бу - ит белән майның чиратлашып үрелеп, мәрмәр бизәк хасил итүе. Андый ит алу өчен малны махсус рацион белән ашатып үстерәләр.
Алабуга районының Юраш авылында гомер итүче Нургали абый Закиров мәрмәр итле ат үстерү белән данлыклы. Гомере буе мал табибы булып эшләгән абзый хайван телен яхшы белә.
- Балачактан ат яраттым. Шәхси хуҗалыкларда ат асрарга рөхсәт ителгәч, беренче малкайны алып кайттым. Шуннан бирле 27 еллап ат асрыйм. Ике биям бар. Аларны вакытында каплатып, колыннарны суеп, урнаштырып торам. Гадәттә, елына ике елкы чалына. Мәрмәр ит алуның сере бик гади. Колынны гел печән ашатып үстерәм. Бәрәңге дә, чөгендер дә бирмим. Чалырга ике атна кала исә, коры солы гына ашатам. Итнең килосын 300 сумнан сатам. Кыйммәт дип баш тартучы юк, заказны берничә ай алдан биреп куялар, - ди Нургали абый.
2014 елның 1 маеннан фермерларга кагылышлы яңалык гамәлгә керде. Аның нигезендә, ит сату белән шөгыльләнүчеләргә малларын үз ишегалдында чалырга рөхсәт ителми. Сатыласы терлек махсус җиһазландырылган урында гына бугазланырга тиеш.
Кукмара районының Нырты авылында яшәүче Илшат Хәмизов 2008 елдан бирле ит сату белән шөгыльләнә. Халыкка ул үзенең фермер хуҗалыгында үстергән тана, үгез, ат ите тәкъдим итә. Моннан тыш 1500 каз да үстереп урнаштыралар.
- Елына 90 баш терлек чалабыз, - ди ул. - "Агропромпарк"та, Кукмарада сату нокталарым бар. Итнең бәясе 280 сумнан башлана. Елкы ите 15-20 сумга кыйммәтрәк йөри. Казның бер килосын 400 сумнан бирәбез. Кош-корт акчасы кинәт килеп керә, шуңа каз асрау бик отышлы. Эре мал итеннән дә табыш юк түгел.
Илшат Хәмизов, закон нигезендә, хуҗалыгында үстергән малны махсус урында гына чалырга тиеш. Кукмара районында җиһазландырылган мондый сугым урыны алтау.
- Элек мал сую өчен 1,5-2 сәгать вакыт китсә, хәзер бару-кайтуга яртышар көн сарыф итәбез. Акча ягыннан да кесәгә суга. Бер баш мал бугазлату 3000 сумга төшә. Дөрес, 40 минут эчендә чалып, эшкәртеп бирәләр, - ди үзе.
Фермер Хәмизов атнасына ике баш мөгезле эре терлек чала. Кышын исә, халык запас әзерләгән чакта күбрәкне бугазларга да туры килә.
________________________________________
Бүген итнең килосы ничә сум тора соң? Мәсәлән, Спас районында һәм Балтачта - 270, Аксубай, Арча, Мамадышта - 280, Биектауда һәм Сарманда бер кило ит 280-300 сум тора. Туганнардан алган кеше 250 сумга эләктерә. Сүз уңаеннан, "Агропромпарк"та эш сәгате бетәр алдыннан да итне 250 сумнан табарга була. Ә ял көннәрендә монда итнең бәясе "тешли". Сатучылар, бер сүзгә килеп, итне 300 сумнан да кимрәккә бирми.
________________________________________
Муен ите - фарш, кәтлит, аш өчен
Майсыз ит (покромка) - фарш, кәтлит, аш өчен
Сырт ите (юан өлеше, нечкә өлеше) - зур кисәкләр белән пешерү өчен
Бот ите - кыздыру, фарш, кәтлит, аш өчен
Койрык - койка (холодец), аш өчен
Билдәмә (вырезка) - зур кисәкләр белән кыздыру һәм пешерү өчен
Калак сөяге ите - кечкенә кисәкләр белән пешерү, томалап пешерү һәм фарш өчен
Түш ите - пешерү, томалап пешерү һәм фарш өчен
Корсак ите (пашина) - кәтлит һәм шулпа өчен
Арткы бот - өске һәм эчке өлешен кыздырырга, ян һәм тышкы өлешен пешерергә һәм томалап пешерергә мөмкин
Аяклар - койка (холодец) өчен

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: