Актаныш

“Сугыш башланачагын төшемдә күрдем”

Такталачык авылында туып үскән, шунда гомер кичергән, хәзер инде Казандагы кызы Рәмзия тәрбиясендә яшәүче, һәр елны Җиңү бәйрәме алдыннан туган авылына кайтучы Сәет Таҗи улы Таҗиев: - Сугыш башланачагын төшемдә күрдем, - ди. Финляндиядә эшләгән вакытында күргән төшен абыйсына сөйли ул. Әргәнәш буендагы сулыкта сыерлар көтүе белән батканны күрдем, ди....

Реклама

Такталачык авылында туып үскән, шунда гомер кичергән, хәзер инде Казандагы кызы Рәмзия тәрбиясендә яшәүче, һәр елны Җиңү бәйрәме алдыннан туган авылына кайтучы Сәет Таҗи улы Таҗиев:
- Сугыш башланачагын төшемдә күрдем, - ди.
Финляндиядә эшләгән вакытында күргән төшен абыйсына сөйли ул. Әргәнәш буендагы сулыкта сыерлар көтүе белән батканны күрдем, ди. Абыйсы, тиздән сугыш башланачак, кайтып киттек моннан, ди.
- Туган авылга кайтып, бер атна да тормадым, сугыш башланды. Беренче атнада ук Казанга чакырдылар. Товар поезды белән киттек сугышка. Сугышның башыннан алып ахырына кадәр катнаштым. Германиягә кадәр барып җиттем. Мәскәүгә кадәр бик каты килде немецлар, аннан без алдырып киттек. Яраландым. Бер күзем күрми. Укчы булдым. Хәрәкәттәге кыр госпиталеннән чыкканда велосипед белән бүләкләндем, - ди.
Праганы азат иткән өчен, Германияне җиңгән өчен, Жуков, юбилей медальләре, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә Сәет абый.
Ветеранга бүген инде 93 яшь. Иҗат төркемебез килеп хәлен белгәнгә бик сөенде. Сабыр холыклы, тыныч кеше. Утырып кына тора күп вакытын хәзер ул. Йөзенә чыккан чак кына дулкынлануын сизүгә, Рәмзия апа әтисенең кан басымын үлчәп алды. Күтәрелеп киткән әле бераз, диде. Иртә-кич шулай кан басымын үлчәп тора. Хәленә карап, даруларын эчерә.
- Гел рәхмәт әйтеп, хәер-догада утыра безгә. Безне - дүрт баланы Шамил, Рәмзия, Фәния, Рифәне әниебез Фәһимә белән укытып кеше иттеләр. Хәзер без әтиебезне тәрбиялибез, - ди Рәмзия апа.
Алма агачыннан ерак төшми. Рәмзия апа үзе дә йомшак холыклы, нечкә күңелле. Истәлекләрен дулкынланмый сөйли алмый. Күзләре дымлана. Үзе дә лаеклы ялда. Казанда тормыш иптәше Газизҗан белән әтиләрен 10 елдан артык тәрбиялиләр икән. Газизҗан абый хәрби кеше буларак, заманында Германиядә дә яшәп кайтканнар. Хәзер Фәния апаның кызы Гөлнара Германиядә яши. Ире Томас белән Парижга баргач танышканнар. Мәхәббәт, дуслык барлык киртәләрне дә җимерә. Бабалары Сәет өчен Германия моннан 67ел элек ил азатлыгы өчен көрәшкән яу кыры булса, оныгы өчен сөеклесе белән балалар үстерүче мәхәббәт бишеге.
Еллар үтә. Көндәлек вакыйгалар үзгәрә. Ә тарих, хәтер мәңгелек. Сәет абый да бәхетле картлык кичерә. 1946 елда Фәһимә апа белән гаилә коралар. Тигез, матур яшәп, дүрт бала үстерәләр. Сәет абый колхозда бригадир булып эшли, Фәһимә апа колхозчы. Моннан 12 ел элек ялгыз калгач, Сәет абый улы Шамил белән яши. Аннан Казандагы кызы Рәмзия гаиләсе янына китә. Өч кызы да Казанда, гаиләләре белән килеп хәлен белешеп торалар. 6 онык, 4 оныкчык өчен дә кадерле, яраткан бабай. Ул алар белән сөйләшә, шаяра.
- Бабай, син шахматны дөрес уйнамыйсың бит, - дип үпкәләгән дә була әле оныклары. Бусы инде кадерле, ихтирамлы бабай булып яшәү бәхете.
Тулы мәгълумат газетаның җомга, 27 апрель, 2012 33 (9678) санында

Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: