Актаныш

Сугыш каһарманнары эзләре буйлап...

Сугыш ветераннары һәм ветераннар хәрәкәте активистлары белән 24-31 май көннәрендә Казан-Волгоград-Казан маршруты буенча традицион теплоход круизы оештырылды. Маршрут очраклы гына сайланмаган: Волгоград өлкәсенең Камышин шәһәрендә туып-үскән Алексей Маресьев - батырлыгы белән дөньяга танылган очучы, Советлар Союзы Героеның тууына 100 ел тулуны билгеләп үтү белән бәйле ул. Төркемгә Актаныштан район ветераннар...

Сугыш ветераннары һәм ветераннар хәрәкәте активистлары белән 24-31 май көннәрендә Казан-Волгоград-Казан маршруты буенча традицион теплоход круизы оештырылды. Маршрут очраклы гына сайланмаган: Волгоград өлкәсенең Камышин шәһәрендә туып-үскән Алексей Маресьев - батырлыгы белән дөньяга танылган очучы, Советлар Союзы Героеның тууына 100 ел тулуны билгеләп үтү белән бәйле ул. Төркемгә Актаныштан район ветераннар оешмасы җитәкчесе Нурулла Нурлыев, ветеран үзешчән башкаручыларның "Балкыш" республика фестивале лауреатлары Джон һәм Робсон Мусиннар, Хәсән Заманов исемендәге кадет мәктәбе укучысы Марат Хәлиуллин кушылды. Нурулла Гаян улының сәяхәттән кайткач тәэсирләнеп сөйләгәннәрен түкми-чәчми сезгә тәкъдим итәбез, хөрмәтле укучыларыбыз.
Ялы-хезмәте бергә
Күңелле ял чараларына да, авыр сугыш мизгелләрен кабат күз алдыннан уздырган, күңелләрдә истәлекләр яңарткан җитди очрашу сәгатьләренә дә бай, борчыган мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү, киләчәккә эш планнарын билгеләү нисбәтеннән дә искиткеч файдалы, әһәмиятле, кирәкле чара булды бу. "Федор Панферов" теплоходында сәяхәтне ТР ветераннар оешмасы оештырган. Монда 150 кеше катнашты, шулар арасында 16 сугыш ветераны, аларның өчесе Сталинград өчен сугышта кан койган, шулай ук, патриотик бәйгеләрдә җиңү яулаган 9 кадет бар иде.
Иң беренче тукталышны Тәтештә ясадык. Безне бик җылы каршы алдылар. Бөек Җиңүгә багышланган тантаналы митингта катнаштык, мәңгелек утка чәчәкләр салдык. Туган як музеена, шәһәрнең иң матур урыны - Вшиха тавына экскурсия оештырдылар. Алдагы ике көндә тукталышлар Самара һәм Саратов шәһәрләрендә узды. Бу өлкәләрнең ветераннар советы белән уртак хезмәттәшлек турында килешүләр төзелде.
Делегация составындагы геройлар белән якыннан танышу бик гыйбрәтле, үтемле, тәэсирле чара булды. Бүген Татарстанда бердәнбер исән Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов - Рәсәй буенча иң яшьли герой исеме алган шәхес - аңа аны Днепр елгасы аша кичүдә күрсәткән батырлыклары өчен 17 яшендә биргәннәр. Илдус Мостюков - Социалистик Хезмәт Герое, "Татарстан геройлары" җәмәгать оешмасы рәисе. 50 фәнни хезмәт, уйлап табылган 24 эш авторы, "Үзебезнеке-чит" радиолокацион тану системасын эшләгән галим. Аның дусты, хезмәттәше, оборона өлкәсендә күп еллар эшләп, зур уңышларга ирешкән Социалистик Хезмәт Герое Николай Фролов; КамАЗны төзегән комсомол-яшьләр бригадасы бригадиры Радик Җәләев - алар республика ветераннар Советы эшчәнлегендә актив катнашалар, яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә үз өлешләрен кертергә тырышалар.
Иң тәэсирле, иң күңелдә калган очрашу, әлбәттә, Волгоградның (элекке Сталинград) үзендә булды. Гадәттә болытлы-яңгырлы һава торышын без килүгә Волгоградта алыштырып куйганнар, диярсең, көн җылы, кояш кыздыра. Безне
автобусларга утыртып, Мамай курганына алып киттеләр. Арабызда булган сугыш ветераннарының иң яшь дигәне дә 90ны тутырган. Алай да, эсседә җәяүләп ярыйсы ук барасы булса да, авыр икәнен сиздермәделәр: төп мемориал - дошманга каршы көрәшкә чакыручы хатын-кызны гәүдәләндергән фигура янына өлкән яугирләребез барысы да үзләре килеп, сугыш истәлекләрен күңелләрендә яңарттылар. Буа шәһәреннән Любовь Козлова турында аерып әйтәсе килә - Сталинград сугышында катнашкан каһарман ханым әле һаман да дәрманын югалтмаган, шат күңелле, ачык, бик ягымлы. Волгоградта очрашу вакытында аны зал күтәрелеп алкышлады.
Мамай курганына 48 меңнән артык кеше күмелгән. Моны күз алдына китерү дә авыр. Күңелләр тетрәнде. Монда ук Мәңгелек дан музее урнашкан. Аның диварларына җиде меңнән артык кешенең фамилиясе язылган. Монда Истәлекләр китабына кул куйдык. Татарстаннан һәлак булган якташларыбызга узган ел Җиңү бәйрәме алдыннан ачылган обелискка чәчәкләр салдык.
Шушы көнне үк кич белән консерваториядә ветеран үзешчән башкаручыларның "Балкыш" республика фестивалендә чыгыш ясаган өлкәннәребез бик матур концерт күрсәттеләр.
Волгоград төбәге ветераннар советы әгъзалары белән очрашу исә бу көннең кыйммәтен тагын да арттырды.
Хәл итәсе мәсьәләләр
Шушы сөйләшүдә күтәрелгән уртак проблемага игътибар итәсе килә. Сүз - сугыш чоры балаларына ярдәм турында. Волгоград ветераннары республика советы бу хакта Дәүләт Думасына өч тапкыр мөрәҗәгать белән чыккан. Ләкин мәсьәлә һаман ачык кала бирә. Бүген Рәсәйдә 13 млн.га якын сугыш чоры баласы исәпләнә, аларның 3млн.га кадәре бернинди өстенлекләргә ия түгел. Сүз уңаеннан, Волгоград өлкәсендә "Сталинград балалары" дигән категориягә караучылар төбәктән акчалата компенсация алалар икән.
Очрашуда күтәрелгән тагын бер мәсьәлә: сугыш тәмамлануга 71 ел үтсә дә, Татарстаннан сугышта хәбәрсез югалган 189 мең кешенең язмышы ачыкланмаган. Уйлап карасаң, чәчләр үрә торырдай саннар. Һәлак булганнар исемлегендә дә юк алар. Казан Кремленең Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы җитәкчесе Михаил Черепанов хәбәрсез югалган татарстанлыларны фәнни өйрәнү-эзләү, алар хакында мәгълүматларны барлау юнәлешендәге эшчәнлекләре турында сөйләде. Якташларыбыз батырлыклары турында без белмәгәннәр бихисап. Мәсәлән, Арча районыннан Гарәбша Шаһимәрдәновның 1945 елның апрель аенда танк белән Берлинга бәреп кереп, 45 дошман танкын әсирлеккә алуы турында беләбезме? Яки тагын бер мисал. Актаныш районының Түбән Гәрәй авылыннан 1906 елгы Ибраһим Габдрахманов 1945 елның 19 апрелендә Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән. Әмма безгә билгесез сәбәпләр аркасында аңа бу исем урынына Кызыл Байрак ордены тапшырыла (өлкән сержант, 247нче Рославль дивизиясенең 916нчы укчылар полкы взвод командиры ярдәмчесе була, 6 мәртәбә яралана, күрсәткән батырлыклары өчен полк командиры Гордийчук тарафыннан герой исеменә тәкъдим ителә. Сугыштан исән кайта. kremnik.ru сайтыннан алынган мәгълүматлар). Димәк, якташ геройларыбыз алтау булу ихтималы зур булган.
Татарстанның ирекле эзтабарлар отряды тарафыннан шулай ук хәбәрсез югалган берничә райондашыбызның кайда күмелүе ачыкланган: Актаныштан 1906 елгы Дәүләтгали Адиев, Куяннан 1904 елгы Вәкил Әхмәтов, Татар Суыксуыннан 1909 елгы Газиз Вахитов, Аештан 1910 елгы Фәтхулла Каюмов, Шәбездән 1921 елгы Гомәр Усманов, Чат авылыннан 1913 елгы Нури Афзалов, Кәзкәйдән 1907 елгы Мирзафатих Солтанов, Яңа Богадыдан 1916 елгы Әюп Йосыпов. Шушы көннәрдә тагын 30 якташыбыз турында мәгълүмат таптык. Район ветераннар советы утырышында бу мәсьәләне күтәреп, ачыктан-ачык сөйләштек. Хәбәрсез югалганнарның язмышын, каберләрен ачыклау буенча урыннарда комиссияләр төзеп, эш алып барырга дигән фикергә килдек. Шулай ук, һәр сугыш ветераны каберенә балалары, оныклары, туганнары көче белән "ул сугышта катнашкан" дигән язу эләргә ниятлибез. Бер якыны да калмаганнарга исә бу эшне иганәчеләр, авыл башлыклары ярдәме белән башкарачакбыз. Авыл зиратына җирләнгәнлеге билгеле, әмма кабере табылмаган яугирләребез барлыгын да беләбез. Шуңа күрә зират капкасы янәшәсенә "Бөек Ватан сугышында катнашып, шушы зиратка җирләнгәннәр" дигән элмә тактага исем-фамилияләрен язарга телибез. Ил азатлыгы өчен көрәшкән якташларыбыз, аларның әрнүле язмышлары турында бик күпкә соңарып булса да килеп ирешкән мәгълүматлар яшь буынны патриотик рухлы, тынычлык кадерен белүче итеп тәрбияләү өчен бик кыйммәт безгә.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: