Актаныш

Сугыш яралары сызлавына туган як һавасы шифа бирә

Такталачык авылында туып үскән, шунда гомер кичергән, хәзер инде Казандагы кызы Рәмзия тәрбиясендә яшәүче Сәет Таҗи улы Таҗиев һәр елны Җиңү бәйрәме алдыннан туган авылына кайта. Сугыш башланганның беренче атнасында ук Казанга чакыралар аны. Сугышның башыннан алып ахырына кадәр катнаша. Германиягә кадәр барып җитә. -Мәскәүгә кадәр бик каты килде немецлар,...

Такталачык авылында туып үскән, шунда гомер кичергән, хәзер инде Казандагы кызы Рәмзия тәрбиясендә яшәүче Сәет Таҗи улы Таҗиев һәр елны Җиңү бәйрәме алдыннан туган авылына кайта.
Сугыш башланганның беренче атнасында ук Казанга чакыралар аны. Сугышның башыннан алып ахырына кадәр катнаша. Германиягә кадәр барып җитә.
-Мәскәүгә кадәр бик каты килде немецлар, аннан без алдырып киттек. Яраландым. Бер күзем күрми. Укчы булдым. Хәрәкәттәге кыр госпиталеннән чыкканда велосипед белән бүләкләндем, - ди.
"Праганы азат иткән өчен", "Германияне җиңгән өчен", "Жуков", юбилей медальләре, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә Сәет абый.
Ветеранга 27 июльдә 95 яшь тулды. Туган көнендә район хакимиятеннән, авыл җирлегеннән җитәкчеләр килеп, үзен тәбрикләүләренә, Рәсәй Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын тапшыруларына бик сөенгән. Иҗат төркемебез килеп хәлен белгәнгә дә шатлык хисләре кичерде. Безне орден-медальләре тагылган костюмнан, гадәттәгечә, тыйнак кына каршы алды ул. Сәет абый янына беренче генә килүебез түгел. Моннан ике ел элек тә, Җиңү бәйрәме алдыннан хәл-әхвәлен белешеп, сугыш хатирәләрен яңартып, аралашып кайткан идек. Инде монысында туган көне уңаеннан җылы хисләре белән дә уртаклашты. Оныкчыклары белән дә таныштык. Дүртенче сыйныфны тәмамлаган Кәрим бабасын кочаклап:"Горурланам бабам белән, минем бабай, молодец!" - диде. Җитәкләп кенә алма бакчасына да алып бара, җиләк-җимеш бакчасына да алып чыгып китә. Балачак, яшьлек хыялларының оныкчыгында дәвам итүенә сөенеп, һәркайсына сәламәтлек теләп, хәер-догада яши бүген ветеран. Тормыш иптәше Фәһимә апа белән тәрбияләп үстергән Шамил, Рәмзия, Фәния,Рифәнең дәвамчылары бит!
Сәет абый бәхетле картлык кичерә. 1946 елда Фәһимә апа белән гаилә коралар. Тигез, матур яшәп, дүрт бала үстерәләр. Сәет абый колхозда бригадир булып эшли, Фәһимә апа - колхозчы. Хәрәкәттә - бәрәкәт, дип яшәүче ветеран 80 яшенә кадәр хуҗалыкта каравылчы булып эшли әле. Моннан 14 ел элек, ялгыз калгач, күңеле ямансулана. Улы Шамил белән яши. Аннан Казандагы кызы Рәмзия гаиләсе янына китә. Өч кызы да Казанда, гаиләләре белән килеп хәлен белешеп торалар. Оныклар, оныкчыклар өчен дә кадерле, яраткан бабай. Ул алар белән сөйләшә, шаяра. Ялгызлыкны сиздермәсәләр дә, туган нигез, җирсү һәр яз саен, карлар эрү белән, авылга тартып кайтара аны.
Җәйнең күңелле вакыты. Рәмзия апа өй, бакча тирәсендә кайнаша. Шифалы үләннәрен җыеп чәен кайната, кайнатмасын әзерли, камыр ашлары пешерә. Әтисенә һәм абыйсына мөмкин кадәр күбрәк күңел җылысын бирергә тырыша. Балалар да, оныклар да янда. Авыл һавасы, табигате аларга да шифа бит!

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: