Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Сугышта һәлак булганнарның акча кенәгәләренә туганнары дәгъва итә ала

1942 елдан башлап СССР оборонасы Халык комиссариаты СССРның Үзәк банкы кыр оешмаларын булдырган. Алар тәкъдиме белән солдат, сержант һәм офицерларга кертем кенәгәсе әзерләнә. Хәрбиләргә, шулай итеп, хезмәт хакы язылып бара башлый. Бу карарларның барысына да оборона халык комиссары урынбасары Андрей Хрулев тарафыннан кул куела. Солдат һәлак булып яки хәбәрсез югалып...

1942 елдан башлап СССР оборонасы Халык комиссариаты СССРның Үзәк банкы кыр оешмаларын булдырган. Алар тәкъдиме белән солдат, сержант һәм офицерларга кертем кенәгәсе әзерләнә. Хәрбиләргә, шулай итеп, хезмәт хакы язылып бара башлый. Бу карарларның барысына да оборона халык комиссары урынбасары Андрей Хрулев тарафыннан кул куела. Солдат һәлак булып яки хәбәрсез югалып ике ай үтүгә, хезмәт хакы түләү туктатыла һәм аның исәп-хисап саны ул чакырылган хәрби комиссариатка хәбәр ителергә тиеш була. Бу хәрбинең гаиләсен пенсия белән тәэмин итү яки тол калган хатыны яисә башка якыннарына акчаны тапшыру өчен кирәк була. Тик чынлыкта бу хәлләр булмый кала. Күпчелек кенәгәләр кулланылмыйча тора.
Бу кертемнәр бүген дә югалмаган. Акчаны алу өчен нинди кәгазьләр җыярга кирәк соң? Беренчедән, сезнең гаиләләрегезгә хезмәт итү урыны, хәрби часть саны ( полк, дивизия, батальон, бригадасы) язылган кәгазь-извещение булырга мөмкин. Сез әтиегезнең яки бабагызның хезмәт иткән һәм үлгән урынын "Хәтер китабы" аша белешкән булырга мөмкинсез, ул очракта аның хакында мәгълүмат язып, аның кертем кенәгәсе булганмы, юкмы икәнен ачыклау өчен Мәскәүгә хат язарга кирәк. Аның адресы түбәндәгечә: 107016, Мәскәү шәһәре, Неглинная урамы, 12, Россия Үзәк банкы( Полевое учреждение Красноармейское, БИК 044580002, начальнику учреждения В.И. Лужанскому). Әгәр дә хезмәт иткән урыны билгеле булмаса, мондый сорау белән хат язуның мәгънәсе юк. Бер тапкыр гына түләнгән компенсацияләрне дә сорап алып булмый. Алар юк. Сезгә бары тик кертем кенәгәләренең барлыгын-юклыгын һәм андагы сумманы гына әйтергә мөмкиннәр.

Тулы мәгълумат газетаның җомга, 3 февраль, 2012 9 (9654) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев