Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Сугышта да, тыныч тормышта да кешеләргә гомер бүләк иткән

Күҗәкәдә яшәүче сугыш ветераны Нурфика Абдуллина гомеренең 95 нче кышын каршылады.

Күҗәкәдә яшәүче сугыш ветераны Нурфика Абдуллина гомеренең 95 нче кышын каршылады. Күңеле шат, тыныч, чөнки балалары аны ташламый. Авылдашларының тирән хөрмәтен тоеп яшәү дә аңа бетмәс-төкәнмәс көч-куәт бирә. 
Сугыш һәм хезмәт ветераны Нурфика Абдуллинага 95 яшь 2 декабрьдә тулды. Нәкъ шушы көнне район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова, Күҗәкә авыл җирлеге башлыгы Илдар Мусин юбилярны котлау өчен аның өенә килделәр. 

undefined
Нурфика Габдулла кызы Азнакай районының Мәндәй авылында туган, медицина училищесын тәмамлагач, безнең районга эшкә билгеләнгән. Күҗәкә медпунктында фельдшер-акушерка булып хезмәт юлын башлаган вакытта илдә сугыш башлана. Тәвәккәл, кыю йөрәкле яшь кызны 1943 елның сентябрь аенда хәрби хезмәткә чакырып алалар. Госпитальдә шәфкать туташы ут кырыннан яраланып кайткан хәрбиләрне дәвалауда катнаша. 
Сугыштан соң да берничә елын шунда үткәреп, кабаттан Күҗәкәгә эшкә кайта. 6 авылга медицина хезмәте күрсәтә. Тормыш иптәше, укытучы Әбүбәк Шәехов белән гаилә корып, биш бала тәрбияләп үстерәләр. 
Хәзерге көндә Нурфика Абдуллина улы Әхмир Шәехов тәрбиясендә яши. Башка балалары да кайтып, әниләрен кайгыртып тора. Юбилей көнендә дә биш баласы үзе янына җыелган. 

undefined
Нурфика Габдулла кызының Азнакай, Сарман, Әлмәт районнарында гомер итүче бертуган эне-сеңелләре дә аның янына күчтәнәчләр төяп килгәннәр. 
Ә төп күчтәнәч – район башлыгы Энгель Фәттаховтан иде. Аның бүләк-тәбрикләүләрен һәм Россия Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын Рәйхан Галимҗанова изге теләкләргә, матур котлауларга төреп тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев