Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Сусыз авылга су килде... машина белән!

Җәйге чорда авыл халкы өчен сусызлык проблемасы аеруча кискенләшә. Бу аңлашыла да: кая барып тотынма - су кирәк. Сусыз яшәп булмый, җәмәгать! Мәсәде авыл халкы да бүген өченче таңны сусыз каршылады. Халык зар елый. Еламаслык та түгел шул: өй рәте буенча диярлек яшь бала, авыру өлкән, мал-туар. (Билгеле, бер Мәсәдедә...

Җәйге чорда авыл халкы өчен сусызлык проблемасы аеруча кискенләшә. Бу аңлашыла да: кая барып тотынма - су кирәк. Сусыз яшәп булмый, җәмәгать!
Мәсәде авыл халкы да бүген өченче таңны сусыз каршылады. Халык зар елый. Еламаслык та түгел шул: өй рәте буенча диярлек яшь бала, авыру өлкән, мал-туар. (Билгеле, бер Мәсәдедә генә түгел мондый "җанлы тормыш", әмма үзеңнеке үзәктә инде, ни дисәгез дә!)
"Су юк бит!" дигән сүз генә авыруның хәлен җиңеләйтми, бәбиләрнең керен юмый, малларга да моны аңлату мөмкин түгел. Су кирәк, һәркемгә су кирәк!
Бүгенге көндә әлеге җирлектәге су өчен "Коммунсервис-Актаныш" оешмасы җаваплы. Икенче көн рәттән әлеге оешма вәкилләре халыкны сулы итәргә тырыша. Биредә - эш, авылда - халык "кайный".
Кайнарсың да шул, үлем-китем булса, янгын чыкса (алла сакласын!), нишләмәк кирәк? Халык бүген шуңа ут йотып тора.
Бәлки бүген су килер дип өметләнеп йөргән мәсәделеләргә, чыннан да, бәхет елмайды! Су килде авылга, су!!! Ләкин ул торбалар буйлап шаулап-гөрләп килмәде, машина белән Актаныштан алып килделәр аны... Бер машина, ягъни 8 кубметр (8000 л) су!!!
Халык бар булган савыт-сабасын җьйнап урамга агылды. Су машинасы шоферына рәхмәт әйтә -әйтә халык су ташыды. Су булмаса, иртәгә дә килерсең дип озатып калды аны сулы булганнар.
P.S: Су машинасы авылдан чыгып китеп өлгермәде, көндезге дүртләр тирәсендә краннан әкрен генә су ага башлады. Рәхәт булып китте... Актаныш суы да тәмле әлбәттә, тик үзебезнекенә җитми инде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев