Актаныш

"Сәяси ирек": Ренат Тимерҗанов "Казан феномены"н ничек җиңүләре турында сөйләде

Татарстанда оешкан җинаятьчелекне туктатырга Татарстан җитәкчелегенең ихтыяр көче җитте һәм алар хокук саклаучыларга ярдәм итте.

 Татарстан җитәкчелеге тарафыннан сәяси ихтыяр һәм хокук саклаучыларның һәрьяклы ярдәме 1990 елларда республикада җинаятьчелек белән бәйле вәзгыятьне үзгәртергә ярдәм итте, – дип сөйләде ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының элеккеге урынбасары, ТР буенча элеккеге баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов.

Аның сүзләренә караганда, «Казан феномены» ның нигезендә илдә һәм республикада 1980 һәм 1990 еллар чигендә барлыкка килгән социаль-икътисади проблемалар ята. Җинаятьчелеккә каршы көрәштә борылыш ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының йомгаклау коллегияләренең берсендә була.  Анда Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев катнаша.

 Җинаятьчелеккә каршы көрәштә борылыш ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының йомгаклау коллегияләренең берсендә кузгала. Анда Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев тә катнашкан. “Минем докладым бара, мин элеккечә үк оператив криминоген хәлгә төркемнәр һәм аларның лидерлары йогынты ясый, дип сөйлим. Шунда ул катгый итеп: “Коллегиядә күпме йөрим, һәрвакыт нинди дә булса группировка, лидерлар йогынты ясый. Ә сез кайчан аларга йогынты ясый башлыйсыз?” – дип туктатканын искә ала Ренат Тимерҗанов.

Минтимер Шәймиевнең җинаятьчелеккә каршы көрәшнең кирәкле инструментлары турындагы соравына җавап итеп, "политическая воля" дип атады. «Мин: “сәяси ирек кирәк“, - дим.  Ә ул әйтте: “Мин сезгә ул ирекне  бирәм“, - дип. Һәм  республика җимтәкчелеге безгә һәрвакыт ярдәм итте», – дип сөйләде Тимерҗанов, шулай ук ул чактагы ТР Хөкүмәте ягыннан хокук саклаучыларга зур ярдәм күрсәтүен билгеләп үтте.

Чыганак

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: