Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

“Сөйгәнемнән чәчәк бәйләме” бәйгесенә йомгак ясалды

Без бүген aktanysh-rt.ru сайты һәм vk.com/aktanyshrt төркеме 8 март -Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан оештырган "Сөйгәнемнән чәчәк бәйләме" дип исемләнгән фотобәйгегә йомгак ясадык! Алдан ук әйтеп куйганча, бу юлы без "лайк"ларны түгел, ә фото астындагы аңлатмаларны, ягъни комментарийларны санадык. Санадык дип инде, карап чыктык дип әйтсәк дөресрәк булыр. Ну аптыраттыгыз сез...

Без бүген aktanysh-rt.ru сайты һәм vk.com/aktanyshrt төркеме 8 март -Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан оештырган "Сөйгәнемнән чәчәк бәйләме" дип исемләнгән фотобәйгегә йомгак ясадык!
Алдан ук әйтеп куйганча, бу юлы без "лайк"ларны түгел, ә фото астындагы аңлатмаларны, ягъни комментарийларны санадык.
Санадык дип инде, карап чыктык дип әйтсәк дөресрәк булыр.
Ну аптыраттыгыз сез безне, ханымнар һәм туташлар! Бәйгегә нибары 4 фотосурәт килде. Аны нәкъ бәйрәм көнне оештыруның максаты - бәхетле елмайган хатын-кызларның никадәр күп булуын райондашларыбызга күрсәтү иде юкса.
Бәйгедә катнашкан Рәйлә Галимова, Айзилә Гыйлфанова, Камилә Әхмәтгалиева, Эльвира Зариповалар өчен без ихлас сөендек. Киләчәктә дә сөйгән ярларыгыз сезне гел сөендереп торсын!
Нәтиҗәләр буенча "Сөйгәнемнән чәчәк бәйләме" фотобәйгесе җиңүчесе - Рәйлә Галимова! Рәйлә, сине котлыйбыз!
Яздай назлы да сез, гүзәл затлар,
Яздай серле, яздай ягымлы!
Яныгызда һәрчак ныклы терәк булсын,
Сиздермәскә җилне, яңгырны!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев