Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

“Сыендыручы гаилә” – пилот проект

2017 елның 1 гыйнварыннан республикада өлкән яшьтәгеләр өчен "Сыендыручы гаилә" пилот проекты эшли башлый. Проект нигезендә, тәрбиягә алыначак өлкәннәрне "сыендыручы гаилә" картлар йортында тәрбияләнүче, я булмаса, анда барырга чиратта торучы өлкәннәрне үзләренең гаиләләренә алып тәрбияләргә тиеш була. Опекунның хезмәткә яраклы, бер тапкыр да хөкемгә тартылмаган, йорт шартлары яхшы булуы һәм...

2017 елның 1 гыйнварыннан республикада өлкән яшьтәгеләр өчен "Сыендыручы гаилә" пилот проекты эшли башлый. Проект нигезендә, тәрбиягә алыначак өлкәннәрне "сыендыручы гаилә" картлар йортында тәрбияләнүче, я булмаса, анда барырга чиратта торучы өлкәннәрне үзләренең гаиләләренә алып тәрбияләргә тиеш була. Опекунның хезмәткә яраклы, бер тапкыр да хөкемгә тартылмаган, йорт шартлары яхшы булуы һәм тәрбиягә алган кеше белән туганлык мөнәсәбәтләрендә тормавы шарт.
Яңа гаилә төзү турындагы килешү төзүдә социаль оешманың түләүләр бүлеге, өлкән граждан үзе һәм тәрбиягә алучы гаилә катнаша. Өлкәннәрне тәрбиягә алган гаиләгә тәрбияләнүченең пенсиясенең 75% ы һәм беренче төркем инвалид өчен өстәмә 8 мең сум, икенче төркемгә - 6 мең сум, өченче төркем инвалидка 4 мең сум акча түләнә.
Беркемне дә мәҗбүриләп булмый. Шулай да башкалар язмышына битараф булмаучылар да юк түгел. Өлкәннәребезне тәрбиягә алырга теләгән гаиләләр безнең районда да булыр, дип ышанабыз. Бу мәсьәләдә сораулар туса, район социаль яклау бүлегенә килергә яки 3-10-22, 3-07-51 телефон номерына чылтыратырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев